Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

2025 елдан 6-8 сыйныфларда җәмгыять белеме укытылмаячак

Тиешле документ хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында бастырылган.

Россия Мәгариф министрлыгы җәмгыять белемен 2025 елның 1 сентябреннән 6-8 сыйныфлар программасыннан чыгарачак, бу фәнне өйрәнү 9 сыйныфта башлана. Сәгатьләрнең гомуми саны 34 була, атнага бер сәгать һәм җәмгыять белеме курсы практикага юнәлдерелгән булачак. Тиешле документ хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында бастырылган. Бу хакта РИА Новости порталына сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.

Хәзерге вакытта җәмгыять белемен 6-9 сыйныф укучылары өйрәнә, фәнне өйрәнү өчен тулаем алганда 136 сәгать каралган.

«Төп гомуми белем бирүнең уку планына ярашлы рәвештә, җәмгыять белеме 9 сыйныфта өйрәнелә, тәкъдим ителгән уку сәгатьләренең гомуми саны 34 сәгать тәшкил итә, 34 уку атнасында атнага 1 сәгать», — диелә документта.

Элегрәк министрлыкның матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, төп дәүләт имтиханы (ОГЭ) мәктәпләрдә җәмгыять белеменең яңартылган дәресләренә яраклаштырыла, ә яңартулар имтихан тапшыруны катлауландырмый.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев