Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

2024 елда математика буенча төп дәүләт имтиханында калькулятор куллануны тыйдылар

Россиядә бердәм дәүләт имтиханын, төп дәүләт имтиханын һәм 2024 елда дәүләт чыгарылыш имтиханын үткәрү вакыты билгеләнгән.

Рособрнадзорның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, БДИ вакытыннан алда 22 марттан 22 апрельгә кадәр, төп имтихан 23 майдан 1 июльгә кадәр, ә өстәмә сынаулар 4 сентябрьдән 23 сентябрьгә кадәр узачак.

Россия укучылары беренче булып география, әдәбият һәм химия фәннәрен тапшырачак. Алар буенча имтиханнар 23 майга билгеләнгән. Майның 28ендә чыгарылыш укучыларына рус теленнән, ә математика буенча база һәм профильле дәрәҗәдәге белемнәрне 31 майда күрсәтергә кирәк булачак. 

Июнь аенда БДИ түбәндәге предметлар буенча узачак:

  • 4 июнь — җәмгыять белеме;
  • 7 һәм 8 июнь — информатика;
  • 10 июнь — тарих һәм физика;
  • 13 июнь — биология һәм чит тел (язма өлеш);
  • 17 һәм 18 июнь — чит тел (сөйләм өлеше).

Тугызынчы сыйныфны тәмамлаучылар өчен ОГЭ шулай ук 3 чорга бүленә: вакытыннан алда (23 апрель 18 май), төп имтихан (21 май 2 июль) һәм өстәмә имтихан (3-24 сентябрь). Быел математика буенча имтиханда программалаштырылмаган калькуляторны кулланырга рөхсәт итүче норма гамәлдән чыгарылган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев