Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Матур эшләребез бар

«Ул — арабызда иң тырышы»

Түбән Кама шәһәре һәм районы аксакаллары оешмасының 25 еллык эш тәҗрибәсе бар.

Без, аксакаллар, шушы чор эчендә башкарылган эшләребезгә нәтиҗә ясап, телебезне саклап калу һәм үстерү юнәлешендә яшьләрдә өлкән буынның күркәм сыйфатларын дәвам итү, гаделлек, хезмәт сөючәнлек тәрбияләүне күздә тотып, нәтиҗәле эшләдек, дип әйтә алам. Арабызда үрнәк сыйфатларга ия булган аксакалларыбыз күп. Шундыйларның берсе — һәвәскәр тарихчы, Әлки районының Мактаулы гражданины, Татарстанның атказанган икътисадчысы, «Туган төбәкне өйрәнүчеләр» җәмгыяте әгъзасы, нәсел шәҗәрәләре төзүче оста, 2009 елдан Аксакаллар шурасы сәркатибе Мансур Корбангали улы Ганиев. 

Мансур Корбангали улы 1946 елның 3 июлендә Әлки районы Абдул Салман авылында туа. Базарлы Матак авылы урта мәктәбендә белем алып, төзелеп килүче Түбән Кама шәһәренә килә. Шул ук елда армия сафларына алына, Чита шәһәрендә хезмәт итә. Армиядән соң Түбән Камада «Татэнергострой» берләшмәсендә 21 ел хезмәт куя. Иң авыр, болганчык чорда, 1999 елда салым инспекциясенең Түбән Кама бүлеген оештырып, пенсиягә киткәнче, 16 ел буена, аның җитәкчесе булып эшли. Лаеклы ялга чыккач, туган төбәкне өйрәнү эшләренә ныклап керешеп китә: 
Үткәннәрне буш уздырмыйк, 
Үткәннәрне белмичә. 
Кем булганнар, ни кылганнар 
Белергә теләмичә, 
— дип яза ул үзенең бер шигырендә. 

Аның беренче китабы «Абдул Салман морзалары» дип атала. Анда үз авылының шәҗәрәсен 16 буынга кадәр архивларда өйрәнеп, безнең борынгы бабаларыбызның тарихын, килеп чыгышын, утны-суны кичеп, кылыч аша узып, милләтебезнең телен-динен, халкын саклап калганлыгын, киләчәктә дә шуңа өмет баглап яшәвен тасвирлый.

2017 елда автор хәтта Татар Энциклопедиясендәге хаталарны архив документлары белән дәлилләп, хат яза. Нәтиҗәдә, Абдул Салман морзалар авылына 1797 елда нигез салынганын раслый. 

Икенче китабы 2021 елда дөнья күрде. Бу китабында да ул публицистик язмалар, әңгәмәләр һәм үзенең шигырьләрен туплап бастырган. 

Акскаллар шурасы әгъзалары балалар бакчаларына, мәктәпләргә беркетелеп, төрле чараларда катнашалар. Мансур Ганиев үзе билгеләнгән мәктәп һәм бакчаларда еш булып, төрле чараларда актив катнаша. Алай гына да түгел, шәһәребездә узган татар телендәге күп чараларның хөрмәтле кунагы ул. Аксакалны туган ягы Әлки районында да хөрмәтлиләр, районда узган зур чараларга еш чакыралар. 

Мансур Корбангали улы күпкырлы талант иясе: ул — гармунчы, җырчы, яхшы бии дә. Арабызда шундый шәхес булуы белән без горурланабыз. Киләчәктә дә телебезне, милләтебезне үстерү, саклап калу өстендә эшләргә язсын дип, телибез. 

Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев