Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Матур эшләребез бар

Түбәнкамалыларга Тынычлык проспектында җәмәгать транспорты кую урыннарын («кесә»ләрне) бетерү сәбәбен аңлаттылар

Тынычлык проспектында капиталь ремонт дәвам итә.

Якын арада анда тукталышлар һәм яктырту баганалары урнаштырылачак, асфальтның соңгы катламын җәячәкләр һәм төзекләндерү эшләрен тәмамлаячаклар. 

Тынычлык проспектындагы 77 нче йорт янәшәсендәге территория узган елның көзеннән бирле буш тора иде. Шул тирәдә яшәүчеләрең сораулары буенча, биредә тукталыш павильоны урнаштыралар. Эшләр тәмамлану алдында инде.

Шәһәр хакимиятендәгеләр аңлатуынча: материаллар вакытында булмау сәбәпле, бу эш тоткарланып килгән. Шуңа күрә сигез объектны монтажлау быелга күчерелгән. Гомумән алганда, капиталь төзекләндерү киләсе айларда тәмамланачак. Бары тик асфальтның соңгы катламын җәеп, участокны төзекләндерү эшләре генә калган.

«Эшләрне башкару билгеле бер тәртиптә алып барыла. Яктылыкны бордюрларны урнаштырганнан соң формалаштырырга мөмкин. Яшелләндерү эшләрен бордюрлар һәм яңа яктырту терәкләре урнаштырылгач, искеләрен сүткәч, юл билгеләрен куйганнан соң башкарырга була. Авыр техника белән башкарыла торган эшләр тәмамлангач, территорияне, яшелләндерергә керешәбез», — диде Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Роман Булатов. 

Тынычлык проспекты төзекләндерелеп кенә калмый, ә яңалыклар да өстәлә. Әйтик, шул ук тукталыш янында светофор барлыкка килде. Юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе, озак фикер алышулардан соң, шундый карар кабул иткән. 

«Кешеләр иминлегенә өстенлек бирелде. Җәяүлеләр өчен светофор 40 секунд тирәсе янып тора, бу тыныч адымнар белән юл аша чыгарга җитәрлек вакыт. Юл аша чыгу өчен 20 секунд вакыт кирәк. Җәяүле юлны кичәргә өлгермәсә, ике юл арасында көтеп тору өчен киң полоса бар. «Пик вакыты»нда «бөке»ләр килеп чыкмасын өчен, автомобильләргә ике минут чамасы вакыт билгеләнә», — ди Роман Булатов. 

Автомобиль йөртүчеләрнең сорауларына да җавап бирделәр. Күпләр тукталышларда җәмәгать транспорты кую урыннарын («кесә» ләр) бетергәнгә зарлана. Башкарма комитетта моны проектлаучыларның тәкъдиме белән шулай эшләнде диләр. Өч һәм аннан да күбрәк полосалы юлларда ГОСТ буенча мондый «кесә»ләр мәҗбүри түгел икән. Машина йөртүчеләрнең теңкәсенә тигән «лежачий полицейский» ларга килгәндә — асфальтның соңгы катламын салганнан соң аларның кайберләрен сүтәчәкләр. Бу көйләнә торган җәяүлеләр кичүе янында урнаштырылган тигезсезлекләргә кагыла. Тагын бер проблема: күптән түгел Тынычлык проспекты— Җиңүнең 30 еллыгы урамы киселешендә чокырлар барлыкка килгән. 

«Мәгълүм булганча, узган кыш карлы килде. Туфрак туңмаганга, җир асты сулары күп җыелды. Кайдадыр җир асты су юллары барлыкка килгән. Кар тиз эрегәнлектән, алар юл япмасының җимерелүенә китергән. Якын арада аны төзекләндерергә тырышачакбыз», — дип ассызыклады Булатов. 

Асфальтның өченче катламын салудан тыш, Бакый Урманче урамыннан Вахитов проспектына кадәр Тынычлык проспекты буенча брусчатканы алыштырырга, шулай ук чүп савытлары һәм эскәмияләр урнаштырырга планлаштыралар. Капиталь төзекләндерүне Сабантуйга кадәр тәмамларга тырышачаклар. Шулай ук быел Гагарин, Менделеев, Корабельная һәм Студентлар урамнарын реконструкцияләү башланачак. Эшләр быелның октябреннән дә соңга калмыйча башкарылырлык итеп планлаштырылган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев