Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Матур эшләребез бар

Түбәнкамалылар үз ишегалларында кечкенә чыршы шәһәрчеге оештырган

Мондый яңа ел әкиятен йортта яшәүчеләр үз куллары белән булдырган.

Түбән Каманың Кайманов урамындагы 11 нче йортта яшәүчеләр ишегалдын һәм подъездны Яңа елга иң матур бизәү буенча конкурста катнаштылар.

Алар подъезд тәрәзәләрен кар бөртекләре белән бизәгән, гирляндалар элгәннәр, ә фотоларны социаль челтәрләрдә урнаштырганнар.

Шулай ук түбәнкамалылар үз ишегалларында кечкенә чыршы шәһәрчеге ясап куйганнар. Мондый яңа ел әкиятен йортта яшәүчеләр үз куллары белән булдырган. Шәһәрчекне ясауда микрорайонның территориаль иҗтимагый үзидарә советы, торак идарәче компаниясе җитәкчелеге, җирле депутат һәм башкалар ярдәм иткән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев