Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Матур эшләребез бар

Түбәнкамалылар «Караван Победы» акциясендә катнашты

9 Майга багышланган акция 13 һәм 14 нче микрорайоннарда яшәүчеләрнең үтенече буенча оештырылды.

Түбән Каманың 13нче микрорайонында «Караван Победы» акциясе узды. Чара барышында волонтерлар Эластик скверында гуманитар ярдәм кабул иттеләр, ә шәһәр халкы оекбашлар, конфетлар, «коры аш», акча, азык-төлек, урын-җир, хатлар, сабын һәм башка күп нәрсәләр алып килде. Акциядә бакча балаларыннан башлап пенсионерларга кадәр катнашты.

9 Майга багышланган акция 13 һәм 14 нче микрорайоннарда яшәүчеләрнең үтенече буенча оештырылды.

Химиклар проспектындагы 72Б йортта гомумшәһәр җыю пункты барлыкка килгәнче, 13 нче микрорайонда гуманитар ярдәм җыю өчен аерым бина булган. Халык солдатларга азык-төлек, әйберләр һәм медикаментлар белән актив ярдәм итеп тора.

«Караван Победы» акциясе тугыз сәгать дәвам итте, бу вакыт эчендә анда дистәләгән кеше катнашырга өлгерде. Хәзер җыелган барлык гуманитар ярдәмне 72б Химиклар пунктына алып киләләр. Ә соңрак ул хәрбиләргә җибәреләчәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев