Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Матур эшләребез бар

Түбән Каманың балалар китапханәсендә мультфильм төшерү студиясе барлыкка килде

Китапханә үзендә яңа фантазерлар, фикердәшләр һәм мультипликаторлар көтеп кала!

Дөньяда мультфильм карарга яратмаган бер генә бала да юктыр, мөгаен. Алар балаларны мавыктыргыч, төсле, кызыклы булулары белән җәлеп итә. Ә сез «Апуш» үзәк балалар китапханәсенең үз мультстудиясе барлыгын белә идегезме? 

«Бу безнең күптән уйлап йөргән хыялыбыз иде. Китапханәбездә мультстудия булдыру максатыннан, 2023 елда Президент ярдәме белән оештырылган грант фондына гариза биреп, 219 мең 700 сум күләмендә акча оттык һәм «Апуш Pictures» дип исемләнгән мультстудия ачып җибәрдек», — дип уртаклаша китапханә хезмәткәрләре.

Китапханәдә сәламәтлекләре чикле балалар өчен ай саен мультипликация буенча дәресләр уза. Ә бит һәр бала да мультфильм төшерергә сәләтле икән! Моны безнең мультстудия үз тәҗрибәсендә уңышлы раслый.

Балалар белән үз мультфильмнарын ясау өстендә эшләр узган елның октябрь аенда башланды. Дәрес барышында балалар фантазияләрен тулысынча ачып, әкият сюжетларына кызыклы элементлар өстәп, үзләренең режиссерлык сәләтләрен тормышка ашыра.

Мультстудиядә эшләгән чорда балалар бер-берсе һәм олылар белән күмәк эш алып барырга өйрәнә. Иҗади эш аларга күзаллауларын үстерергә, әйләнә-тирә дөнья белән танышырга ярдәм итә, аралашу әдәбенә өйрәтә.

Мультфильмнар өстендә эшләү барышында балалар сценарист, мультипликатор, режиссер, рәссам, оператор һәм актер һөнәрләрен үзләштерә. 

«Безнең дәресләребез балаларның моңарчы беленмәгән сәләтләрен ача. Аларның хәтере, фикерләве, сөйләме үсә. Балалар студиядә рәсем ясыйлар, пластилин әвәлиләр. Нәкъ менә шушы күнекмәләр мультфильмнар төшерергә һәм үз куллары белән иҗат итәргә мөмкинлек бирә», — диләр «Апуш» китапханәсендә эшләүче хезмәткәрләребез. 

Безнең мультстудия үз эшен алга таба да дәвам итәчәк. Китапханә үзендә яңа фантазерлар, фикердәшләр һәм мультипликаторлар көтеп кала! 

Гөләмия Сабирова, «Апуш» балалар китапханәсе мөдире
Фото шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев