Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Матур эшләребез бар

Түбән Каманың «Апуш» үзәк балалар китапханәсендә «КитапЛаб» проектының язгы иҗат остаханәсе үтте

Ул шәһәребезнең барлык китапханәләр көче белән әзерләнде.

Чираттагы «КитапЛаб» проекты укучыларның язгы каникул чорында шәһәребезнең барлык китапханәләр көче белән «Апуш» үзәк балалар китапханәсендә уздырылды.

Китап укып үскән укучы баланың күңеле чиста, уйлау сәләте югары дәрәжәдә була. Шуны истә тотып, без балалар белән даими элемтәдә торырга, аларда китапка мәхәббәт уятырга тырышабыз. Алда телгә алган проект кысаларында да без балалар өчен алар үз итеп өлгергән осталык дәресләре һәм тәҗрибәләр, «кычкырып уку» сәгатьләре, квест-уеннар һәм квизлар, театральләштерү һәм хәрәкәтле уеннар белән аралашып барды.

2024 ел Россиядә А. С. Пушкин елы дип игълан ителде. Шул уңайдан, ижади остаханәнең беренче көнен аның әкиятләренә багышларга булдык, чөнки Александр Сергеевич әсәрләре балаларны кече яшьтән тәрбияли, тормыш тәҗрибәсе бирә. Чарага килгән балалар үзләренең зирәклекләрен, җитезлекләрен һәм А. Пушкин әкиятләрен яхшы белүләрен күрсәтә алдылар.

«КитапЛаб»ның икенче көнендә балаларны «Мэри Поппинс» каршы алды. Алар бергәләшеп күңелле уеннар уйнадылар һәм конкурсларда катнаштылар. 

Чираттагы очрашу кысаларында балалар театрның тылсымлы дөньясын һәм тамаша залында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштылар, театрларның нинди төрләре бар һәм ничек актер булырга, дигән темага фикер алыштылар.

«КитапЛаб» проектына килгән балалар «Семицветик» әкияте герое Женя компаниясендә төрле конкурс-бәйгеләрдә катнашуны кызыклы дип таптылар. Аларны мавыктыргыч маҗаралар, берсеннән — берсе кызыклы биремнәр көтте. Балалары, оныклары белән килгән өлкәннәр дә рәхәтләнеп уеннарга катнашып, балалары белән бергә вакыт уздырудан ямь таптылар.

Александр Пушкинның «Алтын әтәч турында әкият»енә багышланган көнне балалар әкият геройлары белән танышып, аларның барлык сынауларын узу өчен кыюлык һәм зирәклекләрен күрсәттеләр, китап өчен оригиналь кыстыргыч ясадылар. 

«КитапЛаб»ның 6 нчы көнендә «Җирне яклау көне»н билгеләп үттеләр. Балалар уйнадылар, биеделәр, табигатьне саклау турында бик күп файдалы һәм кызыклы фактлар белделәр, белемнәрен тулыландырдылар. 

Проект «Әфлисун һәм лимон көненә» багышланган чара белән тәмамланды. Анда балалар кызгылт-сары төстәге табышмаклар чиште, хәрәкәтле уеннар уйнап, әфлисун брелогы ясау буенча осталык дәресендә катнаштылар. 

Менә шулай, күз ачып йомганчы, «КитапЛаб» проектының язгы иҗат остаханәсе үз эшен тәмамлады. Биредә матур китапларның күп булуы, кунакчыл мохит балаларда уңай тәэсирләр калдырды һәм китапханәбезгә кабат килергә теләк уятты.

Лилия Гатауллина, «Апуш» үзәк балалар китапханәсе мөдире
Фотолар шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев