Түбән Каманың Җәмигъ мәчетендә махсус хәрби операциядә катнашучыларның ата-аналары һәм туганнары очрашуы узды
Төрле дин тотучы, әмма бер сынау белән берләшкән 100 гә якын кеше мәчеткә килде.
7 октябрь көнне Түбән Каманың Җәмигъ мәчетендә махсус хәрби операциядә катнашучыларның ата-аналары һәм туганнары очрашуы узды.
Төрле дин тотучы, әмма бер сынау белән берләшкән 100 гә якын кеше мәчеткә килде. Түбән Кама районы имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов җыелучыларны җылы сәламләде һәм: «Бу чара кешеләр күңелендә драматик хисләр тудыру өчен оештырылмады. Без хәрби операциядә катнашучыларның әтиәниләренең, хатыннарының һәм якыннарының батырлыгы һәм ныклыгы турында сөйләшергә җыелдык», — диде.
Кунаклар арасында эчке сәясәт мәсьәләләре буенча ТР Рәисе Аппараты вәкиле Рәмис Хисмәтуллин, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Радмир Беляев, мэр урынбасары Марина Камелина, иҗтимагый оешмалар белән элемтә һәм милли мәсьәләләр бүлеге башлыгы Радик Шәйдуллин, мөхтәсибнең МХО мәсьәләләре буенча урынбасары, «Камал» мәчете имамы Габделхәким хәзрәт Яруллин бар иде.
Радмир Беляев якыннарын югалткан кешеләрнең кайгысын уртаклашты һәм һәрьяклап ярдәм итәчәгенә ышандырды. Шулай ук геройларыбыз истәлеген мәңгеләштерү планнары турында сөйләде, мәчет хезмәткәрләренә МХОда катнашучыларны тернәкләндерү мәсьәләләрендә даими ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. Мөхтәсибәтнең гуманитар ярдәме өчен җаваплы Габделхәким хәзрәт Яруллин Алланың мәрхәмәте турында Коръән аятьләрен укыды, Салих хәзрәт Ибраһимов барлык җыелганнар исеменнән сугышчыларыбызның исәнимин кайтуын, җиребездә тынычлык һәм иминлек урнашуын сорап дога кылды.
Соңыннан очрашу сый табыны артында дәвам итте. Традицион пылау, коймак һәм чәй МХОда катнашучыларның туганнары һәм ата-аналары турында кайгыртуны тагын бер мәртәбә ассызыклады. Чара «Ватанны саклаучылар» МХОда катнашучыларга ярдәм итү дәүләт фонды ярдәмендә үткәрелде. Очрашу, чыннан да, моңсу хисләр тудырмады, ә яшәүгә өмет уятты.
Фәнис Кадыйров
Максим Липин фотолары.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев