Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Матур эшләребез бар

Түбән Камада хәйрия концертыннан җыелган акчаны авыру бала тәрбияләүче гаиләгә тапшырдылар

Кызга даими рәвештә реабилитация таләп ителә.

Түбән Камада Халык иҗаты йортында хәйрия концерты узды. Җыелган акчаны сәламәтлек мөмкинлеге чикле бала тәрбияләүче гаиләгә тапшырдылар.

Кичә Сәйдә янына Кыш бабай белән Кар кызы, «Адымнар» мәктәбе директоры Артур Галиәхмәтов килеп китте.

Кызга даими рәвештә реабилитация таләп ителә — бу ЛФК, АФК, аквареабилитация, массаж, шулай ук логопед-дефектолог һәм нейропсихолог белән дәресләр.

Сәйдәнең әнисе барлык битараф булмаган шәһәр халкына рәхмәт белдерде, эшләрендә уңышлар, гаиләдә иминлек һәм җан тынычлыгы теләде, дип хәбәр итә Түбән Кама муниципаль районы мэриясенең матбугат хезмәте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев