Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Матур эшләребез бар

Түбән Камада үзенчәлекле балалар өчен яңа ел бәйрәме оештырылды

Бәйрәм азагында Кыш бабай белән Кар Кызы балаларга бүләкләр тараттылар.

Түбән Камада Шинчылар сайлау округының үзенчәлекле балалары өчен яңа ел бәйрәме оештырылды. Бу хакта шәһәр администрациясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен мондый чаралар ел саен үткәрелә. Театральләштерелгән тамашада балаларны җырлар, биюләр, уеннар һәм, әлбәттә, бүләкләр көтә», — дип билгеләп үтте 17 һәм 18 нче микрорайоннарның территориаль иҗтимагый үзидарә советы рәисе Анна Кремнева.

Бәйрәм кунаклары өчен «Созвездие» балалар сәнгать мәктәбе тәрбияләнүчеләре бәйрәм программасы әзерләде. 

Яшь түбәнкамалыларны якынлашып килүче Яңа ел белән котларга 9 нчы Шинчылар сайлау округы буенча шәһәр советы депутаты Рамил Муллин килде.

Бәйрәм азагында Кыш бабай белән Кар Кызы балаларга бүләкләр тараттылар. Һәркем татлы күчтәнәч һәм йомшак уенчык алды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев