Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Матур эшләребез бар

Түбән Камада Суфиян Минһаҗевның 90 яшьлек юбилее уңаеннан кичә узды

Суфиян аганы шәһәребездә һәм районыбызда күпләр белә.

60 елдан артык гомерен мәгарифкә багышлаган, тырыш һәм намуслы хезмәтләре өчен «РСФСРның мәгариф отличнигы» исеменә лаек булган, «Хезмәт ветераны» медале һәм бик күп башка бүләкләр иясе, Түбән Кама аксакаллар шурасы әгъзасы Суфиян Минһаҗ улы Минһаҗевның 90 яшьлек юбилее уңаеннан, Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәдә зур кичә узды.

Суфиян аганы шәһәребездә һәм районыбызда күпләр белә. Монысы табигый: мәгариф өлкәсендә озак еллар эшләгән мөгаллимнең шәкертләре күп, җәмәгать эшләрендә актив катнашканлыктан, һәрчак халык арасында, өстәвенә, «Туган як» газетасында даими чыгып килүче мәкаләләре һәм публицистик язмалары аша да түбәнкамалыларга яхшы таныш ул. Шуңадыр бу көнне китапханәгә килүчеләр арасында төрле һөнәр ияләре — юбилярның замандашлары, педагоглар, мәдәният хезмәткәрләре, аксакаллар шурасы һәм «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзалары, студентлар, мәктәп укучылары күп иде. 

Кичәне үзәк китапханәнең халык белән эшәү бүлеге мөдире Әнфисә Фәйзетдинова һәм китапханәче Алсу Вәлиуллина алып барды. Әлбәттә, алар Суфиян аганың мәгариф өлкәсендәге казанышларын санап кына калмадылар, балачагыннан башлап, яшьлек елларын да искә төшерделәр, олы тормыш юлындагы матур сәхифәләренә кагылышлы хатирәләрне дә яңарттылар... 

Арча районы Урта Пошалым авылында, гади колхозчы гаиләсендә туган авыл малаена кечкенәдән максат итеп куйган укытучы булу хыялын тормышка ашыру өчен күп көч куярга туры килә. Урта мәктәпне уңышлы тәмамлагач, кайчандыр үзе язганча, «чабата белән 20 километрны тәпиләп барып», Арча педагогия училищесына укырга кергән. Ул чакларда никадәр генә авыр булмасын, сынатмаган — яхшы укыган, үрнәк тәртибе белән башкалардан аерылып торган. Гомумән, укытучыларга хас тырышлык, намус, кешелеклелек, ярдәмчеллек кебек гүзәл сыйфатларны үстерүдә училищеның ярдәме әйтеп бетергесез зур булган һәм Суфиян ага ул сыйфатларны гомере буе югалтмыйча саклый алган... 

Уку йортын уңышлы тәмамлаганнан соң, башлангыч сыйныфларны укытып йөргән егетне армиягә алганнар. Ул артиллерия частендә хезмәт итә. Сержантлар әзерләү мәктәбен тәмамлый. Орудие командиры, взвод командиры ярдәмчесе вазыйфаларын башкара. Соңыннан, үзлегеннән укып, офицер званиесе ала. Хәтта, «дембель» вакыты җиткәч, хәрби хезмәттә калырга бик нык кыстасалар да, яраткан һөнәренә хыянәт итәсе килми, туган ягына әйләнеп кайтып, мәктәптә укытуын дәвам итә, чөнки максаты — укытучы булып яшь буынны тәрбияләү... 

Суфиян ага 1965 елдан Түбән Камада. 3 нче кичке мәктәптә озак еллар директор урынбасары, аннан директор булып эшли. Түбәнкамалыларга ул әнә шул вакыттан ук таныш.

Кичәдә гомерен яшь буынны тәрбияләүгә багышлаган мәгариф ветеранына карата мактау сүзләре әйтергә, истәлекләрен яңартырга теләүчеләр күп булды. Бер-бер артлы чыгыш ясаучылар, мөхтәрәм аксакалга рәхмәтләрен җиткерүчеләр арасында Түбән Кама аксакаллар шурасы җитәкчесе Васил Камалов, муниципаль район мәгариф бүлеге җитәкчесе Айдар Гарифуллин, Мәгариф ветераннары советы рәисе Рәшит Галиәхмәтов, Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге рәисе Рөстәм Ганиев һәм башкаручы директоры Фирдәвис Ханов, 64 нче балалар бакчасы мөдире, «Ак калфак» хатынкызлар иҗтимагый оешмасы әгъзасы Нурзия Мирхазова, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзасы Рәфыйк Әхмәдиев, аксакаллар шурасы әгъзалары Рафаэль Хәбибуллин һәм Фәрит Вагыйзов һ.б. бик күпләр бар иде. Алар юбилярга сәламәтлек һәм тагын күп еллар җәмгыятебез файдасына нәтиҗәле эшчәнлек теләделәр. 

Суфиян аганың балалары — кызы Флера һәм улы Данил да әтиләренең юлын дәвам итеп, укытучы һөнәрен сайлаганнар. Кичәдә алар да катнашты, әтиләре өчен горурлык хисләре белдереп: «Әтиебез гомере буе гадел кеше булды, безне дә үз үрнәгендә тәрбияләде. Аңа үзебезне белә башлаганнан бирле рәхмәтле булдык», — диделәр.

Кичәдәге чыгышлар җыр-музыка белән үрелеп барды. Суфиян ага хөрмәтенә Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназия курайчылар ансамбле чыгышы, «Адымнар» мәктәбе укучылары башкаруында җыр һәм аксакаллар хоры башкаруында «Көзге ачы җилләрдә» дигән халык җыры кичә кунакларның күңеленә аеруча хуш килде. Аларның чыгышларын көчле алкышларга күмделәр. 

Суфиян Минһаҗ улының әлеге юбилей кичәсен Габдулла Тукай исемендәге китапханәдә уздыру юкка гына түгел — чөнки ул биредә оештырылган барлык чараларда актив катнаша, бер генә кичәгә дә, очрашуга да килмичә калганы юк. Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Гөлназ Арсланова, мөхтәрәм аксакалны котлау чыгышында әнә шуны ассызыклады, барлык китапханәчеләр исеменнән мәгариф ветеранына рәхмәтен җиткерде... 

Суфиян ага, төп эшеннән тыш, гомере буе җәмәгать эшләрендә актив катнаша, алда язганымча, ул һәрчак халык арасында. Бәлки шуңадыр, "Туган як«та басылып чыккан мәкаләләрендә ул, нигездә, җәмгыятьтә үзен борчыган мәсьәләләрне күтәрә. Телебез, милләтебез язмышы, гаилә мөнәсәбәтләре, яшь буынга дөрес тәрбия бирү һ.б. бик күп мөһим мәсьәләләр борчый мәгариф ветеранын. Әнә шуңа да аның язмаларын газета укучылар көтеп алып, яратып укый. Форсаттан файдаланып, «Туган як» коллективы һәм үземнең исемнән Суфиян агага сәламәтлек телим. Каләме тутыкмасын, тирән эчтәлекле мәкаләләре белән киләчәктә дә газета укучыларыбызны сөендерсен! 

Рафаэль Рәкыйпов фотолары

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев