Түбән Камада солдатлар өчен мендәр тегү цехы ачылды
Бу эш «Игелекле йөрәкләр» төркеме волонтерларының «Шәфкатьлелек» үзәге белән үзара хезмәттәшлегенең яхшы үрнәге булып тора.
Түбән Каманың «Шәфкать» — «Милосердие» үзәгендә мендәр тегү цехы ачылды. Ярдәм итәргә теләүчеләр инде шактый күп — укучылар да, үзәк хезмәткәрләре дә.
Галина Трифонова — күптән түгел «Шәфкать» үзәгендә ачылган бу цехның төп тегүчесе. Тегү процессы фабрикадагы кебек төзелгән, тик азрак күләмдә генә. Галина тукыманы үзара теккән арада, башка хатын-кызлар килеп чыккан капчыкларны тутыралар, ә аннары кулдан соңгы җөйләрне тегәләр. Менә шулай уртак көч белән хатын-кызлар 100 дән артык мендәр ясаган инде.
Сүз уңаеннан, бу эш «Игелекле йөрәкләр» төркеме волонтерларының «Шәфкатьлелек» үзәге белән үзара хезмәттәшлегенең яхшы үрнәге булып тора.
«Бездә шундый матур кабинет, тегү остаханәсе булганлыктан, биредә хезмәт терапиясе дәресләре уза. Без үзебездә социаль хезмәт алучыларны укытабыз, бездә актив озын гомер программасына килүчеләр бар, безнең фронтка ярдәм итәргә теләүче хезмәткәрләребез бар, шуңа күрә без шундый дуслыкны шатланып кабул иттек, һәм уртак көч белән булдырырбыз дип уйлыйм», — дип билгеләп үтте «Шәфкать» үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлеге мөдире Эльвира Исмәгыйлова.
Мендәрләрдән тыш, хатын-кызлар инде берничә атна волонтерларга «коры душ» ясарга булышалар. Бу шәхси гигиена чаралары белән берничә тартма инде фронтка киткән. Җитештерү масштабын арттыру планлаштырыла. Дөрес, авырлыклар да бар, һәрвакыттагыча, материаллар җитми. Шулай булгач, әгәр сездә кирәксез чиста тукымалар бар икән, монда аларны бик теләп кабул итәчәкләр.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев