Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Матур эшләребез бар

Түбән Камада Оренбург өлкәсендә су басудан зыян күргәннәргә ярдәм җыя башладылар

Кабул итү пункты Студентлар урамындагы 9 нчы йортта эшли.

Түбән Каманың «Бердәм Россия Яшь гвардиясе» «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлеге белән берлектә гуманитар ярдәм җыю турында игълан итте. Ул су басудан зыян күргән Оренбург өлкәсе халкына ярдәм итү максатыннан җыела.

Хәзерге вакытта кешеләргә түбәндәге әйберләр кирәк:

  • урын-җир кирәк-яраклары;
  • шәхси гигиена әйберләре;
  • көнкүреш әйберләре;
  • озак саклана торган азык-төлек;
  • җылыткычлар;
  • мәктәп кирәк-яраклары.

Кабул итү пункты партиянең Түбән Кама җирле бүлекчәсе базасында Студентлар урамындагы 9 нчы йортта эшли. Эш вакыты: эш көннәрендә 8:00дән 17:00гә кадәр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев