Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Матур эшләребез бар

Түбән Камада мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында «Нәүрүз гүзәле» республика конкурсы узды

Конкурс нәтиҗәләре буенча барлык номинантлар бүләкләр алды.

Түбән Каманың 15 нче балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында «Нәүрүз гүзәле» республика конкурсы узды.

Түбән Кама, Алабуга, Чаллы һәм Актаныш районнарыннан сигез катнашучы үз номерларын тәкъдим итте. Алар җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр, гаилә традицияләре белән таныштырдылар һәм жюри әгъзаларын традицион татар ризыклары белән сыйладылар.

Конкурс нәтиҗәләре буенча барлык номинантлар бүләкләр алды. Чаллының 1нче балалар бакчасыннан Зарина Әхмәтшина абсолют җиңүче булды.

«Бу конкурста беренче тапкыр катнашабыз. Искиткеч бәйрәм! Чакырулары өчен рәхмәт. Бездә татар төркеме бар, шуңа күрә без иң матур кызны сайладык һәм конкурста тәкъдим иттек», — дип сөйләде Чаллының 1нче балалар бакчасы мөдире Илүсә Гамманова.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев