Түбән Камада «Кояшлы алан» паркында баскетбол мәйданчыгын ремонтладылар
Түбән Камада «Кояшлы алан» паркында баскетбол мәйданчыгын ремонтлау төгәлләнде.
Ремонтка акчаларны хәйрия фонды бүлеп биргән (фонд амбассадоры — ике тапкыр Стэнли Кубогы иясе Михаил Сергачев). Грант суммасы 1 млн 197 мең сум тәшкил итә. Акча Михаилның НХЛ матчларындагы һәр нәтиҗәле гамәле өчен күчерелгән.
Ремонт үз эченә саклык челтәрен, баскетбол калканнарын алыштыруны, тамашачылар өчен трибуналарны буяуны һәм урнаштыруны алган. Спорт объектларына мондый реконструкцияләр Россиянең җиде шәһәрендә узачак.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев