Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Матур эшләребез бар

Түбән Камада «Җиңү волонтерлары» форумы узды

Мондый форумнар волонтерлар санын арттырырга ярдәм итә.

100 дән артык кеше «Җиңү волонтерлары» сафларына керергә карар итте. Кичә Түбән Каманың «Ковер» яшьләр үзәгендә шул исемдәге форум узды. Анда Татарстанның төрле шәһәрләреннән егетләр һәм кызлар җыелды. 

Аларга Бөек Ватан сугышы ветераннарына гына түгел, җәмәгать эшләрендә дә ярдәм итүче волонтерлар эшчәнлеге турында сөйләделәр.

Мондый форумнар волонтерлар санын арттырырга ярдәм итә. Бу очрашулардан соң иреклеләр сафларына керергә теләүчеләр саны арта бара.

Яшьләргә шулай ук «коры душ» ясау буенча мастер-класс үткәрделәр, алар киләчәктә МХО сугышчыларына җибәреләчәк.

«Быел без «Красная гвоздика», «Сад памяти» акцияләрен башлап җибәрәчәкбез, Ветераннар йортында җыештырачакбыз, концерт оештырачакбыз», — дип сөйләде «Җиңү волонтерлары» координаторы Татьяна Курочкина.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев