Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Матур эшләребез бар

Түбән Камада «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» конкурсының төбәк туры узды

Әлеге ярышта шәһәребездән 14 гүзәл зат һәм күркәм ир-егет көч сынашты.

Бу бәйгене үткәрү матур традициягә әйләнеп бара. Гүзәл затларыбыз гаилә учагы җылысын саклаучылар һәм шул ук вакытта җәмгыятьтә дә үз урыннарын тоткан ханымнар. Аларның матур эшләре, тырыш хезмәтләре берничә номинациядә бәяләнде.

«Хатын-кыз — ана» номинациясендә район балалар хастаханәсенең перинаталь үзәге медицина психологы Татьяна Хисмәтуллина җиңде. 

«Хатын-кыз — рухилык һәм мәдәнилек» титулына драма артисты, яшь тамашачы театры труппасы мөдире Надежда Миңнебаева лаек булды. 

«Хатын-кыз — лидер» номинациясе 15нче балалар бакчасы мөдире Лилия Гыймрановага бирелде.

«Хатын-кыз — ел үрнәге» номинациясендә 6 һәм 7 микрорайоннарның Территориаль җирле үзидарә рәисе, «Добрые сердца» хәйрия проекты җитәкчесе Лариса Орлова һәм «КАМОД» махсус балаларның актив әниләре клубына нигез салучы һәм җитәкчесе Феруза Бурнина җиңү яулады. 

«Минем язмышым — минем һөнәрем» номинациясендә «ТАИФ-НК» АҖ бензин заводы лабораториясе начальнигы Розалия Ямиловага тиңнәр булмады. 

«Ир-ат — лидер» булып Татарстан Республикасының атказанган табибы, «Реабилитация» күп профильле клиникасының баш табибы, запастагы хәрби табиб, сугыш хәрәкәтләре ветераны Гали Хәсәнов танылды. 

«Изге йөрәкле ир-ат» исемен Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия һәм Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы Илдус Мортазин һәм стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләре ветераны Казбек Ризванов алды. 

«Хатын-кыз — эшмәкәр» номинациясендә югары класслы дизайнер-флорист, шәхси эшмәкәр Лариса Абрамович җиңде. Җиңүчеләр конкурсның республика этабында Түбән Кама исеменнән чыгыш ясаячак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев