Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Матур эшләребез бар

Түбән Камада «Без бергә күбрәк булдырабыз» фестиваленең гала-концерты узды

Менә сигез ел рәттән гала-концерт 75 нче балалар бакчасы базасында уза.

Түбән Камада үзенчәлекле балалар өчен «Без бергә күбрәк булдырабыз» фестиваленең гала-концерты узды.

75 нче балалар бакчасында иң яхшылар чыгыш ясады. Балалар җырлар җырладылар, шигырьләр укыдылар һәм биеделәр.

«Бу фестиваль моннан 20 елдан артык үткәрелә башлады. Аның төп максаты — җәмәгатьчелек игътибарын барлык балаларның да табигате буенча талантлы булуына җәлеп итү», — дип ассызыклады Түбән Кама муниципаль районының «Мәктәпкәчә белем бирү идарәсе» МБУ башлыгы Светлана Андрианова.

Менә сигез ел рәттән гала-концерт 75 нче балалар бакчасы базасында уза. Чараны үткәрү форматы махсус шушы категориядәге балалар өчен эшләнде, ди бакча мөдире Любовь Эргерт.

«Монда балалар барысы да бертигез, бернинди дулкынлану юк. Без бу фестивальдән бәйрәм ясарга тырышабыз», — дип билгеләп үтте 75нче балалар бакчасы мөдире.

Инде берничә ел фестивальгә «Нефтехимик» хоккей клубы ярдәм итә. Бүген балалар бакчасына уенчылардан һәм җитәкчелектән акчалата сертификат тапшырдылар.

«Сезгә спорт товарлары сатып алу өчен 110 мең сумлык акчалата сертификат бүләк итәсебез килә», — диде «Нефтехимик» ХК генераль директоры Игорь Ларионов.

Чара ахырында фестивальнең җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләделәр. Иң яхшыларына бүләкләр һәм дипломнар бирелде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев