Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Матур эшләребез бар

Түбән Кама хоккейчысы Наил Якупов балалар хастаханәсенә күп функцияле кровать бүләк итте

Ул урында ятучы авырулар өчен аеруча мөһим.

Түбән Каманың перинаталь үзәкле балалар хастаханәсендә урында ятучы авырулар өчен функциональ кровать барлыкка килде. Оешмага мондый бүләкне хоккейчы Наил Якупов ясаган.

«Пациент реанимация бүлегенә авыр хәлдә кабул ителә. Даруларны дөрес исәпләү өчен без аның гәүдә авырлыгын белергә тиеш. Кечкенә пациентларны үлчәү җиңел, ә менә яшүсмерләр белән кыенрак. Шуңа күрә системасына үлчәү куелган кровать — безнең бүлек өчен яхшы бүләк», — дип аңлатты перинаталь үзәкле балалар хастаханәсенең реанимация бүлеге мөдире Алена Орлова.

Моңа кадәр хоккейчы яңа туган сабыйлар патологиясе бүлегендә буфет өчен җиһазлар, ДЦП белән авыручы балалар өчен ике функциональ кровать һәм балалар хастаханәсе һәм шәһәр бала тудыру йорты реанимациясенә берешәр ЭКГ аппараты сатып алган иде инде.

«Нефтехимик» хоккей клубы һөҗүмчесе медицина оешмаларына даими ярдәм итеп тора.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев