Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Матур эшләребез бар

Түбән Кама хәрбиләре өчен 30 посылка әзерләгәннәр

Түбән Кама халкы азык-төлек, дару, тәм-том, оекбашлар һәм җылы әйберләр, шулай ук акча китерә/

Түбән Кама рус җәмгыяте каршындагы «Хозяюшка» ял һәм аралашу клубы эшчеләре хәрбиләр өчен 30 посылка җыйган. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

«Күп кешеләрнең битараф калмавы һәм ярдәм күрсәтүләре бик сөендерә. Түбән Кама халкы азык-төлек, дару, тәм-том, оекбашлар һәм җылы әйберләр, шулай ук акча китерә», — дип сөйләде җирле рус җәмгыяте секретаре Раиса Павелкина.

Азык-төлек һәм әйберләрдән тыш, посылкага мәктәп укучыларының хәрбиләргә тизрәк өйгә кайтуларын теләгән җылы эчтәлекле хатлары да салына.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев