Түбән Кама волонтерлары сугышчыларга 1,2 меңнән артык маскировка челтәре җибәргән
Хәзер төркемдә 100 гә якын кеше бар, даими нигездә 30 кеше эшли.
«Покров-НК» төркеме волонтерлары фронт өчен маскировка челтәрләре үрүне дәвам итә. Моннан тыш, алар нашлемниклар, эчке киемнәр һәм мендәрләр ясыйлар, гуманитар ярдәм җыялар, хатлар язалар һәм бүләкләр җибәрәләр. Пункт эше белән Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Радмир Беляев танышты.
Волонтерлар өчен һәр солдат аларның уллары кебек якын. Ике елдан артык хәрбиләр «Покров-НК» төркеменә маскировка челтәрләре сорап мөрәҗәгать итә.
Хәзер төркемдә 100 гә якын кеше бар, даими нигездә 30 кеше эшли. Һәркемнең үз бурычы бар. Тик менә дача сезонында волонтерлар сафы сирәгәя. Ул чагында ике кеше өчен эшләргә туры килә. Финанс кыенлыклары да үзен сиздерә. Барлык материалларны гуманитарчылар үз пенсияләренә һәм шәһәр халкы биргән акчаларга сатып ала. Ләкин барысы да үзгәрер дигән өмет бар.
«Сезгә игелекле йөрәгегез, хезмәтегез, игътибар бирүегез өчен зур рәхмәт. Иң мөһиме, егетләр сезнең ярдәмегезне һәм ерактан килгән туган ил җылысын көтеп алалар. Зур рәхмәт сезгә, ярдәм итәчәкбез. Нәрсә кирәк — менә минем ярдәмчем Илшат Фәргать улы, координацияләячәкбез. Мин үзем анда июнь уртасында булырмын дип уйлыйм. Тапшырасы булган бар нәрсәне алып барачакбыз, сезнең исемнән тапшырачакбыз», — дип билгеләп үтте Радмир Беляев.
Төркемнең бөтен эшчәнлеге махсус журналга языла: кем нәрсә алып килгән, сатып алган, алган һәм биргән. Мәсәлән, хәзер бу исемлектә махсус операция урынына җибәрелгән 1,2 меңнән артык маскировка челтәре теркәлгән, алар көн саен безнең егетләрнең гомерләрен саклап кала.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев