Түбән Кама волонтерлары МХО сугышчыларыннан рәхмәт хаты алды
Түбән Кама тыл хезмәтчәннәренә фронттан рәхмәт сүзләре көн саен килеп тора.
МХО катнашучылары түбәнкамалыларга ярдәмнәре өчен чираттагы тапкыр рәхмәт белдерде. Һәр маскировка челтәре анда алтын бәясенә торырлык. Нәкъ менә ул дошман күзеннән гаскәрләрнең барлык стратегик-мөһим объектларын яшерә, техниканы, ә иң мөһиме солдатларның тормышын коткара.
Түбән Кама тыл хезмәтчәннәренә фронттан рәхмәт сүзләре көн саен килеп тора. Солдатлар челтәрләр, окоп шәмнәре, төзелеш материаллары, медикаментлар, азык-төлек өчен, хәрби операция башланганнан бирле Түбән Камадан килгән ярдәм өчен рәхмәт әйтәләр. Ә иң мөһиме — рухи ярдәм, диләр сугышчылар.
Түбән Кама Җиңү өчен барысын да эшли. Гуманитар конвойлар җибәрә, фронтта кирәкле әйберләр җыя. Безнең волонтерлар даими режимда челтәрләр үрәләр, окоп шәмнәре ясыйлар, оекбашлар бәйлиләр, солдатларга ярдәм сүзләре белән хатлар язалар.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев