Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Матур эшләребез бар

Түбән Кама волонтерлары МХО сугышчылары өчен махсус аптечка җыя

Түбән Камада «Түбән Кама геройларына җылылык бүләк итәбез» хәйрия акциясе ахырына якынлаша.

Ул Ватанны саклаучылар көненә багышлап үткәрелде. Берничә ай эчендә акциядә теләгән һәркем катнаша алды. Җыелган барлык акчалар махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен кирәкле әйберләр сатып алуга китте.

Хәзер тупланмалар «Патриот» үзәге базасында комплектлана. Барлыгы 700 комплект булачак, шуңа күрә волонтерларның эше күп. Берәүләр аптечка җыя, ә башка волонтерлар вещмешоклар әзерли. Анда гигиена чараларыннан алып җылы әйберләргә кадәр кирәк-ярак салына.

«Беренче наборларны безнең сугышчылар 21 февральдә бәйрәм кысаларында алды. Ә калганнары гаиләләр аша тапшырылачак», — дип аңлатты волонтер Гүзәл Мансурова.

20 февраль кичендә Түбән Камага термо эчке киемнең калган комплектлары китерелгән. Комплектларны МХО сугышчысы алачак. Акцияне оештыручылар әйберләрнең солдатларга озак хезмәт итеп, куелган хәрби бурычларны үтәргә ярдәм итәчәгенә ышана, шулай ук түбәнкамалыларның кайгыртуын, күңел җылысын һәм игътибарын тоярга ярдәм итәр дип өметләнә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев