Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Матур эшләребез бар

Түбән Кама волонтерлары бер ел эчендә 265 маскировка челтәре үргән

Беренче челтәр 2023 елның маенда үрелгән.

Түбән Кама волонтерлары 265 нче маскировка челтәрен ясап бетерде. Активист Фәридә Нигъмәтҗанова сүзләренчә, беренче челтәр 2023 елның маенда үрелгән.

«Әгәр челтәрләрнең уртача зурлыгы 3×6 метр булса, без биш мең квадрат метр чамасы челтәр ясадык», — дип билгеләп үтте ул.

Моннан тыш, волонтерлар һәр челтәр белән бергә сугышчылар өчен җылы оекбашлар, табан аслыклары, перчатка, эчке кием, дымлы салфеткалар, гигиена әйберләре дә сала.

«Ә күптән түгел салкын тиюдән, авыртуны баса торган дарулар, борыч пластырьлары һ.б. өстәлде. Моннан тыш, госпитальләргә, ремонт батальоннарына гуманитар посылкалар җыябыз», — дип яза Фәридә Нигъмәтҗанова.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев