Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Матур эшләребез бар

Түбән Кама районында мобилизацияләнгәннәр өчен җылы әйберләр бәйлиләр

Акция барышында Түбән Камага бәйләнгән эшләнмәләр белән 11 тартма һәм 4 капчык озатылды.

Түбән Кама районында җирле халык махсус хәрби операция зонасында булган мобилизацияләнгәннәргә һәм ирекле ярдәмчеләргә ярдәм күрсәтә. Елантау һәм Колмакчы авыллары китапханә филиаллары базасында ике хатын-кыз берләшмәсе эшли, анда битараф булмаган авыл халкы җылы әйберләр бәйләү белән шөгыльләнә. Бу хакта район башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Елантау авылы китапханәсе мөдире Ольга Чебурахтина мобилизацияләнгәннәрнең һәм ирекле ярдәмчеләрнең әниләре белән бергә «Әни кулларының җылысы» клубын оештырды. Анда хатын-кызлар җылы әйберләр бәйли: җылы оекбашлар, краглар һәм балаклавалар.

Колмакчы авылы китапханәсенең филиалы мөдире Дания Гайфиева «Аралашу» китапханә клубы әгъзалары белән берлектә мобилизация башланганнан бирле, «Өйдән җылылык» акциясе уздырылуы турында игълан итте. Акциядә клуб әгъзалары гына түгел, җирле халык та катнаша. Хатын-кызлар оекбашлар, җылы бияләйләр һәм перчаткалар бәйли, шулай ук хәрби хезмәткәрләр өчен җылы әйберләр җыя.

Клуб әгъзалары атна саен җыела. Сәламәтлекләре буенча китапханәләргә килә алмаучыларга мөдирләр өйләренә йон алып килә һәм әзер эшләнмәләрне алып китә.

Акция барышында Түбән Камага бәйләнгән эшләнмәләр белән 11 тартма һәм 4 капчык озатылды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев