Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Матур эшләребез бар

Түбән Кама пенсионерлары «Солдатка җылы бүләк ит» акциясендә катнаша

Аның максаты — җыелган акчаларга сугышчыларыбыз өчен җылы комплектлар сатып алу.

Түбән Камада «Солдатка җылы бүләк ит» акциясе игълан ителде. Аның максаты — акча җыю һәм сугышчыларыбыз өчен җылы комплектлар сатып алу.

Комплектларның берсе 15 мең сум тора. Пенсионерлар һәм район ветераннары үз өлешләрен кертә башлаган инде. Акча җыю өченче көн бара.

Моннан тыш, ветераннар советы солдатларга хатлар да кабул итә. Совет рәисе Григорий Китанов мәгълүматлары буенча, алар бу эшкә барлык өлкәннәрне, ә алар районда 68 мең кеше, җәлеп итәргә ниятлиләр. Уртак эшкә кушылырга теләүчеләр акчаны Халыклар дуслыгы йортында урнашкан ветераннар советына китерә ала.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев