Түбән Кама махсус хәрби операциягә 25 тонна гуманитар йөк җибәрде
Йөк машинасын төзелеш материаллары, көнкүреш химиясе һәм сугышчыларга кирәкле башка әйберләр белән тутырдылар.
Шимбә көнне, 11 октябрьдә, Түбән Кама махсус операция зонасындагы солдатларга 25 тонна гуманитар йөк җибәрде.
Йөк машинасын төзелеш материаллары, көнкүреш химиясе һәм сугышчыларга кирәкле башка әйберләр белән тутырдылар.
«Болар барысы да — район администрациясенең, предприятиеләрнең, оешмаларның, эшмәкәрләрнең, сугышчан туганлыкның, волонтерларның, битараф булмаган түбәнкамалыларның гомуми хезмәте нәтиҗәсе», — дип хәбәр итә администрациянең матбугат хезмәте.
Йөкне җибәрү пунктында Түбән Кама мэры Радмир Беляев булды һәм волонтерлар белән аралашты.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев