Туган як

«Тәрбия орлыклары яхшы җимеш бирмичә калмый»

Танылган педагог, СССРның халык мәгарифе отличнигы, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Зәки Нуртдинов Түбән Кама мәгарифе системасында якты эз калдырган шәхес. Аның матур эшләре мәгариф ветераннары һәм үзе укытып чыгарган укучылары күңелендә озак сакланыр.

Бөек Ватан сугышы башланганда, Зәки Нуртдиновка бары тугыз яшь була. Илебезгә килгән канлы афәт чорында барлык авыр эш авылларда калган хатыннар һәм үсмерләр җилкәсенә төшә. Шуңа карамастан, үҗәт Чирмешән малае мәктәптә укуын ташламый.

Сугыштан соңгы елларда мәктәпләрдә укытучылыр җитми, шуңа күрә 17 яшьлек Зәкигә, кулына аттестат алуга, беренче сыйныфта укыту эшен йөклиләр. Һәм шул сайлаган һөнәренә ул гомере буе тугрылыклы кала. Бөгелмәдәге пединститутта белем алгач, ул тагын туган авылы Лашманда мәктәптә укытуын дәвам итә. Армия сафларында хезмәт итеп кайткач, документларын Казан педагогия институтына тапшыра. Берничә елдан З.Нуртдиновны сигезьеллык мәктәптә директор итеп куялар. Ә институтны ул «кызыл» диплом белән тәмамлый.

Зәки Гали улы Яр Чаллы балалар йортының директор урынбасары булып эшләгән чорны мәгариф өлкәсендә чыныгу еллары дип саный. «Авыр» үсмерләр белән уртак тел табып, язмыш рәнҗеткән балаларны күңел җылысы белән тәрбияләп, зур тормыш юлына чыгару гаять зур түземлек, тырышлык һәм фидакяр хезмәт таләп итә. 1965 елда ул Түбән Камага күчеп килә һәм беренче мәктәпкә директор итеп билгеләнә. Аннары 2 нче кичке мәктәпне, 11 нче, 18 нче мәктәпләрне, өстәмә белем бирү үзәген, мәгариф музеен җитәкли.

Зәки Нуртдиновның тормыш юлында унике ел буе 1 нче мәктәп директоры булып эшләгән чор бигрәк тә үзенчәлекле була. 1974 елның 20 апрелендә ул яңа төзелеп килүче мәктәпкә директор итеп билгеләнә. Зәки Гали улы кебек киң белемле педагог һәм көчле җитәкче-оештыручылар шәһәребездә ул чорда сирәк иделәр, – дип искә ала Нуртдинов белән бергә эшләгән, аннары уналты ел дәвамында шушы ук мәктәпне җитәкләгән Әминә Кәбир кызы Гайнетдинова...

З.Нуртдиновны берничә ел рәттән Түбән Кама шәһәре мәгариф оешмаларының профсоюз рәисе итеп сайлыйлар. Шул елларны укытучылар өчен бик зур проблемалы мәсьәлә хәл ителә. Ул Зәки Гали улының Түбән Кама башкарма комитеты рәисе Фәрит Баһаветдинов белән очрашуыннан соң башлана. Алар һәр яңа йорттан берәр квартираны укытучыларга бирү турында килешәләр. Ә тиздән шәһәр башкарма комитеты фондына яңа йортлардан мәгариф һәм социаль өлкәдә эшләүчеләр өчен 10 процент торак мәйданы бирелеп бару турында карар кабул ителә. Нәтиҗәдә, укытучыларга ел саен ике дистәдән артык, ә бер елны 26 (!) квартира бирелә.

1994 елдан соң Зәки Нуртдинов лаеклы ялга чыга, һәм… 27 нче мәктәп каршында өстәмә белем бирү үзәге оештыра. Шул ук вакытта Мәскәү гуманитар-экономика институтында, аннары яңа программалар белән Казан экономика, идарә һәм хокук институтында укыта,Түбән Каманың мәгариф музеен җитәкли...

Безнең «ХХ нче гасыр мәктәбе» музеенда 11 нче мәктәп тарихы буенча кызыклы документлар, шәһәребездә танылган педагогларның фотолары һәм истәлекләре бик күп. Шулар арасында З.Нуртдиновның мәктәп баскычында төшкән бер фотосы аерылып тора. Кулына күгәрчен тотып, эчкерсез якты елмаю белән төшкән ул. Укытучы хезмәте бакчачы эшенә охшаш: педагог гомер буе балаларга белем һәм уңай тәрбия орлыкларын «чәчә». Ул орлыклар яхшы җимеш бирмичә калмыйлар. Чөнки алар иң уңдырышлы җирдә – балалар күнелендә үсәләр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: