Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Матур эшләребез бар

«Театр нурга илтә...»

Туфан Миңнуллин исемендәге татар драма театрында республиканың Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты, мәшһүр «Җидегән чишмә» әдәби-музыкаль берләшмәсенең чираттагы кичәсе узды.

«Үткән көннәр авазы» дип аталган сәхнәләштерелгән тамаша театрның 35 еллык юбилеена багышланган иде. 

Электән килгән зур тарихы, еракларга таралган даны булган «Җидегән чишмә» кичәсе, әлбәттә, шәһәрдәшләребез өчен зур вакыйга. Шуңа күрә аның турында ничек яза башларга икән дип озак уйландым. Кичә театрга багышланганлыктан, кайсыдыр бер танылган шәхеснең «Театр — тамашачы көткәнчә түгел, ә көтелмәгәнчә булганда яхшы», — дигән афоризмы искә төште. Аңлыйм, газета укучыларыбыз инде канатлы сүзләргә әверелгән «Театр кием элгеченнән башлана» дигән сүзләрне көткәннәрдер. Җиңел кулдан гына "канатлы сүз«гә әверелгән бу гыйбарәнең башлангычы, хәзер без кабул иткән эчтәлегеннән бөтенләй ерак икәнен күпләр аңлап та бетермидер. Чынлыкта, гыйбарәнең тарихы болайрак: ул — Советлар заманының танылган театр режиссеры Константин Станиславский авызыннан чыккан сүз. 1933 елда МХАТның гардеробчылар цехы хезмәткәрләре, үзен 70 еллык юбилее белән котлаганнары өчен рәхмәт белдереп, аларга түбәндәге хатны юллаган: «Безнең сәнгать театры башка күп кенә театрлардан спектакльнең театр бинасына керү вакытыннан башлануы белән аерылып тора». Күргәнегезчә, монда «Театр кием элгеченнән башлана» дигән сүзгә бернинди ишарә дә юк... 

Ярый, язманың төп фикереннән аз гына читләштем бугай. Чынлыкта, "Җидегән чишмә«нең бу кичәсе нәкъ менә театр турында, «Үткән көннәр авазы» дигән исеменнән күренгәнчә, аның үткәннәренә багышланды. 

Данлыклы әдәби-музыкаль берләшмәбез турында моңа кадәр бик күп язылды. Аның үткәне шәһәребез елъязмаларында киң яктыртылды. Аны республикабызда гына түгел, читтә яшәүче татарлар да белә. Түбән Кама сәнәгатьтә үзенең химия гигантлары белән танылса, сәнгатьтә исә нәкъ менә «Җидегән чишмә» се белән танылды. Юкка гына аны «Түбән Каманың мәдәни бренды» дип әйтмиләрдер. 

Шунысын да искәртү урынлы булыр: кичә башланыр алдыннан тамаша залына күз салган идем — буш урыннар күрмәдем. Анда өлкәннәр дә, урта буын кешеләре дә, яшьләр дә булу — куанычлы күренеш. Хәтерем ялгышмаса, әле кайчан гына, «инде бетәм, инде үләм» дигәндәй, залның өчтән берен генә тутырып, кичәләр сүнеп барган чагында, аны оештыручылар нәкъ менә тулы зал халык җыюны һәм кичәнең элекке данын кайтаруны максат итеп куйганнар иде. Максатның беренчесе үтәлгән, зал тулы халык җыелган. Монысы — алдан зур әзерлек эшләре алып бару нәтиҗәсе.

Предприятиеләрдә, уку йортларында матур гына сөйләшүләр үткәрелде, чакыру кәгазьләре дә таратылды — кыскасы яхшы оештырылган иде. Афәрин! Ә менә икенче өлеше үтәлсен өчен, "кием элгече«нең бернинди катнашы да юк, монда инде кичәнең эчтәлеге, барышы әһәмиятле.

Әлбәттә, мин әдәби-музыкаль кичәнең данын элекке югарылыгына күтәреп булуга бераз скептикларча карыйм. Ә менә бүгенге кешеләрнең уйтеләкләрен, җәмгыятькә карашларын, милли йолаларыбызның үтәлешен хәзерге заман таләпләрен исәпкә алып, заманча форматта башкарганда, бу барып чыкмаслык эш түгелдер. 

Аның бит әле тагын бер ягы бар: башта язганымча: халык кичәгә нинди уй-хыяллар белән килгәндер бит?! Чыннан да, «Театр — тамашачы көткәнчә түгел, ә көтелмәгәнчә булганда яхшы» дигән гыйбарә дә үтәлерлек булсын. Кемнәрдер, элеккечә, берәр шәхесне чакырып, аңа сораулар биргән булып, автографиясе белән танышу, кемнәрнедер мактау, бүләк бирү-алу, берничә җырбию белән генә хәзерге заман тамшачын шаккатырып булмый. Тамашачының күпчелеге, тукта бу кичәдә нинди яңалык булыр икән, тагын нинди мөгез чыгарырлар икән дигән кызыксыныу белән килгәнен дә аңларга кирәктер. Әгәр кичәдән канәгатьләнү хисе алып китми икән, киләчәктә аны тамашада көтмә инде... 

Кичәнең темасы итеп, театрны сайлаулары бик уңышлы булган, дип уйлыйм. Әгәр аерым берәр шәхес кенә чакырылган булса?.. Кичәгә танылган шәхесләрне сайлау җыелышларында булганым бар. Гадәттә, оештыру төркемендәгеләрдә каршылыклы тәкъдимнәр яңгырый башлый, уртак фикергә килә алмыйча таралышалар. Ә монда — тулы бер театр труппасы, дистәләгән шәхес — тамашачыны кы-зыксындыру өчен бу иң кулай вариант түгелмени?!. 

Кичә башлангач, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Рамил Муллин, сәхнә түренә күтәрелеп, тамашачаларны «Җидегән чишмә» нең чираттагы кичәсе уңаеннан һәм драма театрының 35 еллык юбилее белән котлады, театрның халкыбыз, милләтебез гореф-гадәтләрен яңартуда әһәмиятле урын биләвен билгеләп үтте. Һәм бай тарихлы Туфан Миңнуллин исемендәге татар драма театры коллективының бу эшкә керткән искиткеч зур хезмәтен югары бәяләде. 

Драма театрының җитәкчесе, баш режиссеры, Татарстанның халык артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Марсель Сәлимҗанов исемендәге республика премиясе, Дамир Сираҗиев исемендәге театраль премия лауреаты, Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины Рөстәм Галиев тамашачыларга хәерле ял теләде һәм азрак театрның тарихына тукталып, бу кичәнең нәкъ менә аның тарихына — оешкан вакытыннан башлап бүгенге көнгәчә, зур сәхнәгә чыккан һәм беренче тамашаларыннан ук халык мәхәббәтен яулаган спектакльләргә багышланчагын белгертте... 

Мин күп спектакльләр караганым бар. Зур мәһабәт сарайларда, шәһәр һәм авыл мәдәният йортларында, республика районнары театрларында да тамаша кылырга туры килде аларны. Ләкин үзебезнең Туфан Миңнуллин исемендәге татар др ама театрының спектакльләре үзенчәлекле, кабатланмас булуына мин кат-кат инандым. Фәлсәфи мәгънәгә ия булган андый спектакльләрне бүтән бер театр да кабатлый алмыйдыр, мөгаен. 

Ә театрның репертуарына килгәндә, кечкенә генә бер язмада аларның исемнәрен санап чыгу мөмкин түгел. Кичәдә «Кызлар кызык итәләр» дән башлап, соңгы тамашаларына кадәр дистәдән артык спектакльдән өзек тәкъдим ителде. Шунысы куанычлы: сәхнәдә күрсәтелгән һәрбер өзек, һәрбер эпизодны тамашачы тиз арада танып алды. 35 ел дәвамында сәхнәдә чыгыш ясаган артистларның барчасын да фамилияләп язуны да максат итеп куймадым. Танылу-танылмау мәсьәләсенә килгәндә, минем үз фикерем бар: әгәр спектакль яхшы уйналган һәм халык аны яраткан икән, анда катнашкан артистлар да тамашачы мәхәббәтен яулаган, дигән сүз. Ул инде танылган артистка әверелә. Ә безнең театр спектакльләренең тамашачы күңелен яуламаганнары бармы икән?..

Рөстәм Галиев сүзендә торды: ике сәгатьтән артык барган кичәнең буеннан буена тамашачы төрле еллардагы үзе яраткан спектакльләрнең иң кызык урыннарыннан өзекләр карады, җырлар, шигырьләр тыңлап, күңеленә уңай тәсирләр алды. Ялыктыра торган озынозын чыгышлар булмады.

Хәтта Казаннан килгән хөрмәтле кунаклар — Татарстан Язучылар берлеге рәисе, халык шагыйре Ркаил Зәйдулла җитәкчелегендәге бер төркем танылган язучылар Ләбиб Лерон, Хәбир Ибраһим һәм Илсөяр Иксанова театрга карата булган матур фикерләрен белдерүләре дә, кичәгә ямь генә өстәделәр. Ркаил Зәйдулланың үзебезнең Түбән Камда яшәп иҗат иүче танылган язучы, драматург Фәтхулла ага Абдуллинга медаль тапшыруы, тамашычыларның көчле алкышларына күмелде. 

«Җидегән чишмә» әдәби-музыкаль берләшмәсенең бу театральләштерелгән тамашасы, әлегә кадәргеләреннән үзенчәлеклерәк булды. Ул заманча форматта узды. Әлбәттә, моңа кичәнең театр бинасында узуы, анда инде артистларның да, декорацияләрнең дә «кул астын-да» булуы берникадәр роль уйнагандыр. Үземә ошады. Тагын куйсалар, тагын берничә көн барып карар идем. Кич буе тамашачыларның күңелен күргән театр артистларына рәхмәт! Тик халкыбызның «Тәмле әйбер күп булмый» дигән әйтеме дә бар бит әле. Шулай дип яздым язуын... Бәлки «Дәвамлы булсын!», дисәм уңышлырактыр? "Җидегән чишмә«нең чираттагысы кайчан буласы да хәл ителгән икән бит инде Ул «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе оешуга 55 елга багышланачак һәм озак та көтәсе түгел киләсе атнаның җомга көнендә ягъни 15 декабрьдә була, 18.00 сәгатьтә башлана. 

PS. Шунысын да искәртү урынлы: киләчәктә «Җидегән чишмә» кичәләре нәкъ менә шушында — үзебезнең Туфан Миңнуллин исемендәге татар драма театрында узачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев