Туган як

Түбән Камада язгы өмәләр бара

1 апрельдә шәhәребездә санитар-экологик икеайлык башланды.

Көн саен 80нән артык предприятие, оешма хезмәткәрләре hәм шәhәр активистлары җәмәгать урыннарын җыештырырга чыгалар.

Бүген 6 нчы мәктәп, педагогика көллияте хезмәткәрләре һәм районда яшәүчеләр Яшьлек урамындагы скверны җыештырганнар.

Алар юлларны себергәннәр, узган елгы яфракларны, кыш буена җыелган чүп-чарны җыйганнар.

Икеайлык май ахырына кадәр дәвам итәчәк. Бу вакытка Түбән Кама тәртипкә китереләчәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: