Туган як

Түбән Камада беренче тапкыр хәләл ярминкәсе үзды

Шимбә, 4 июнь көнне, Халык иҗаты йортында беренче хәләл ярминкәсе булды.

Чара Үзәк мәчет һәм икътисадый үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм итү идарәсенең уртак көче белән оештырылды.
Ярминкәдә Түбән Кама, Казан, Әлмәт, Сарман эшмәкәрләре үз тауарларын тәкъдим итте. 
Казылык, сыр, глютенсыз камыр ризыклары, кием-салым, бизәнү әйберләре, уенчыклар,  китаплар сатып алучылар тарафыннан югары бәяләнде. 


Балалар өчен кызыклы мастер-класслар үткәрелде.


Сатучылар да, сатып алучылар да ярминкәдән бик канәгать калды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: