Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Матур эшләребез бар

Түбән Кама районында язгы чәчү төгәлләнде

Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең авыл җирлекләре белән эш буенча урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов хәбәр итә.

Ул билгеләп үткәнчә, быел һава шартлары аркасында чәчү эшләре катлаулы шартларда узган. Шуңа да карамастан, утырту эшләре башкарылган:

сабан культуралары – 30,8 мең га;

бөртекле культуралар – 14,7 мең га;

техник культуралар – 10,8 мең га;

азык культуралары – 5,1 мең га.

Моннан тыш, 174 гектар мәйданда бәрәңге, 91 гектар мәйданда башка яшелчәләр утыртылган.

“Авыл хезмәтчәннәрен чәчү тәмамлану белән котлыйм һәм тырыш хезмәтләре өчен зур рәхмәтемне белдерәм! Ил-көннәребез тыныч булсын, чәчелгән игеннәрне әйбәт кенә үстереп, югалтуларсыз җыеп алырга язсын!”- дип белдерде А. Нигъмәтҗанов.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев