Туган як

Түбән Кама ДНР һәм ЛНРГА гуманитар ярдәмнең дүртенче партиясен җибәрергә әзерләнә

Кичә Татарстанга Донбасстан меңгә якын мәҗбүри күченүче килгән. Күбесе – хатын-кызлар һәм балалар.

Кешеләрне Казан һәм Чаллы кунакханәләренә, шифаханәләренә урнаштырганнар, азык-төлек, кием-салым һәм кирәк-яраклар белән тәэмин иткәннәр.

Гуманитар ярдәмне бөтен республикада җыялар. Тиздән Түбән Камадан дүртенче партияне җибәрергә җыеналар.

Беренче апрельдә Татарстанга Донбасстан мәҗбүри күченүчеләр белән беренче поезд килгән. Барлыгы – 502 кеше иде. Ике көннән соң Украинадан тагын 486 кеше килгән.

Түбән Камада гуманитар ярдәмне күптән җыялар инде. Хәзер шәһәр активистлары  «Китаплар – Донбасска " Бөтенроссия акциясе кысаларында ДНР һәм ЛНР балалары өчен әдәбият җыя башлаганнар. Аның максаты – балаларга рус телле мохиттә уку, үсү мөмкинлеген бирү. Түбәнкамалылар китаплар алып килә башлаганнар инде.

Ярдәм итәргә теләүчеләр азык-төлек, кием-салым, подгузниклар, сөлгеләр һәм башка көнкүреш әйберләрен дә китерә ала.

Акция 11 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Китаплар 8.00-17.00 сәгатьләрдә Түбән Каманың Студентлар урамындагы 9 нчы йортта кабул ителә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: