Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Матур эшләребез бар

Татарча да яхшы бел...

83 нче балалар бакчасында ел саен оештырыла торган республикакүләм семинарга 74 педагог тәҗрибә уртаклашырга җыелды.

Быелның 26 октябрендә 83 нче балалар бакчасында ел саен оештырыла торган республикакүләм семинарга Түбән Кама, Яр Чаллы, Зәй, Чистай, Арча, Мамадыш, Алабуга шәһәрләреннән, Кама Аланы бистәсеннән, Югары Чаллы һәм Түбән Чаллы авылларыннан 74 педагог тәҗрибә уртаклашырга җыелды. 

Зәримә Әмирханованың «Мәрҗәннәр җый» шөгылендә балалар «милләтләр», «милли бизәкләр», «Татарстан шәһәрләре», «матур сүзләр» мәрҗәннәре җыйдылар. 

Гөлнара Семёнова үз төркеменә йөрүче сабыйлар белән "Осталар шәһәрчеге«нә «сәяхәт» итте. Алар балчыктан эшләнгән савытсабалар белән таныштылар. Эш барышын өйрәнеп, үзләре дә чүлмәкче роленә керделәр һәм балчыктан савыт-саба ясап карадылар. Төркемнәрендә моның өчен хәтта чын чүлмәк ясау түгәрәге (гончарный круг) та бар. Балчыктан әвәләнгән чүлмәкләрне киптерергә куеп, әзер тәлинкәләргә милли бизәкләр төшерделәр. 

Ләйсән Гарипованың «Кояш кайсы әкияттә?» дип аталган шөгылендә интерактив такта кулланып, татар әкияте персонажларын табып, татар әкиятләрен искә төшереп үттеләр. Программа бурычларын сыйфатлы үтәү йөзеннән, төзелгән «Кыргый хайваннар-Җәнлекләр» проектын төзү серләрен дә аңлатты.

Шөгыльләрне караганнан соң, үзара тәҗрибә уртаклашканда, педагоглар балалар бакчаларында татар теленә өйрәтүне үзенчәлекле, күпкырлы эшләр кулланып кына нәтиҗәгә ирешеп була дигән фикер әйттеләр.

Болардан тыш, семинарда күп кенә тәрбиячеләрнең үз куллары белән эшләнгән лэпбуклары, ковробуклары, дидактик уеннары беркемне дә битараф калдырмады. Һәр педагог үзенең эше белән таныштырды, бәяләмә алды. Иң югары бәяне Арча шәһәренең 7 нче балалар бакчасы педагогларының күпфункцияле уеннары яулады. Ахырда һәрдаим элемтәдә торырга дигән фикер белән очрашу тәмамланды. 

Альбина Вәлиәхмәтова, 83 нче балалар бакчасы, өлкән тәрбияче 
Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев