Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Матур эшләребез бар

Шинниклар проспектында алмагачлар утыртканнар

Түбән Камада яшелләндерү эшләре дәвам итә.

16 июнь көнне шәһәр хакимияте һәм шин комплексы предприятиеләре эшчеләре көче белән Шинниклар проспектындагы юл бүлү полосасында 169 алмагач утыртылган.

Киләчәктә Николай Зеленов исемендәге скверны яшелләндерү дә планлаштырыла.

“Бүген шин комплексы предприятиеләренең эшчеләре белән Шинниклар проспектын яшелләндерә башладык. Николай Александрович Зеленовның 90 еллыгына багышланган, мондый масштаблы проектны тормышка ашыру мөмкинлеге шатландыра. Моның өчен 12 миллион сумга җиде меңнән артык агач һәм куак сатып алынган. Проспектның төп бизәге-декоратив алмагачлар булачак. Безнең беренче төзүчеләребезнең традициясен дәвам итәбез - шәһәр-бакча төзибез!” — дип белдергән Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин.

 

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев