Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Матур эшләребез бар

Сәрия Сабурская һәм Радмир Беляев Түбән Каманың «Ихлас» үзәгендә булдылар

Түбән Кама муниципаль районы имам мөхтәсибенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Марат Хәбибуллин үзәкнең эшчәнлеге турында сөйләде.

ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Радмир Беляев «Ихлас» ассоциациясенең пробация үзәгенә эш визиты белән килде.

2025 елның маенда ачылган социаль учреждение авыр тормыш хәлендә калган кешеләрне реабилитацияләүдә беренче уңышларын күрсәтә.

Экскурсия вакытында Түбән Кама муниципаль районы имам мөхтәсибенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Марат Хәбибуллин үзәкнең эшчәнлеге турында сөйләде. Учреждение комплекслы ярдәм күрсәтә: вакытлыча яшәүдән алып документларны торгызуга һәм социаль адаптациягә кадәр.

Үзәк 12 кешегә исәпләнгән булса да, хәзерге вакытта биредә бер генә тәрбияләнүче яши, калганнары тернәкләндерү программасын уңышлы үткәннәр, эшкә урнашканнар һәм торак мәсьәләсен хәл иткәннәр.

Радмир Беляев үзәкнең мөһим социаль миссиясен билгеләп үтте һәм аның мәйданнарын киңәйтү мөмкинлекләре турында фикер алышты. Сәрия Сабурская үз чиратында үзәк җитәкчелегенә дәүләт грантларын алуга конкурсларда катнашырга тәкъдим итте, бу ярдәм күрсәтү күләмен арттырырга ярдәм итәчәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев