Туган як

Рамил Муллин кызы белән шәһәрне яшелләндерү акциясендә катнашты

Түбән Камада шәһәрне яшелләндерү эшләре башланды.

 Химиклар проспектында балалар экология-биология үзәген тәмамлаучылар, урманчылык вәкилләре һәм  шәһәр җитәкчелеге ылыс үсентеләрен утыртуда катнашты. 

Түбән Каманы яшелләндерүгә 12 миллион сумга якын акча юнәлдерергә планлаштырылган. Әлегә 2 меңгә якын агач һәм 5 мең куак сатып алынган. Ылыслы агачлардан тыш юкә, миләшләр дә утыртылачак дип көтелә.

«Шулай ук, Тынычлык проспекты буенча «экстра» чыршылары утыртылды.
Җиңүнең 30 еллыгы урамында, Химиклар проспектында, Бакый Урманче урамында туя үсентекләре, ә мәчет янында чәчәкләрдән ясалган келәм  булачак», – дип сөйләде Түбән Каманы комплекслы төзекләндерү һәм яшелләндерү предприятиесе урынбасары Радик Шәйсолтанов.

Шәһәрне яшелләндерү – муниципалитетның төп бурычларының берсе, дип саный Рамил Муллин. Изге эшкә кызы Айсылу да кушылды.

«Көн саен бу агачны карыячакмын, миңа бик ошады бүгенге көн. Без гел әти белән җәй көнне чүп утыртабыз, үлән җыябыз, агач утыртабыз, чәчәкләр үстерәбез. Бу эш беренче тапкыр түгел минем өчен», — дип уртаклашты Айсылу Муллина.

«Без балаларыбызны хезмәткә, шушы шәһәребезне сөюгә һәм аның киләчәген матур итеп күрергә өндәргә тиеш дип саныйм» – дип билгеләп утте Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин.

Үсентеләр артыннан даими карап торачаклар. Техника бүлеп бирелгән, 6 су ташу машинасы сибәчәк, алар инде территорияләргә беркетелгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: