Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Матур эшләребез бар

Кыш бабай бүләкләр өләшә

НТР медиахолдингы тарафыннан 13 нче елын оештырылучы “Кыш бабай бул!” хәйрия акциясендә меңләгән шәһәрдәшебез катнашты.

Мәктәпләр, балалар бакчалары, төрле оешмалар, һәм мохтаҗлар язмышына битараф булмаган гади шәһәрдәшләребез шактый күп күчтәнәчләр китерде. Җыелган Кыш Бабай бүләкләрне өләшә дә башлады. Ул иң беренчеләрдән булып, Ветераннар йортына барып, әби-бабайларны бәйрәм белән котлап, бүләкләр өләшеп кайтты. 

Тиздән Кыш бабай күчтәнәчләрен Балалар йортында тәрбияләнүчеләр һәм “Балкыш” балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр, аеруча мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче сабыйлар алачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев