Туган як

"Киң күңелле, мәрхәмәтле була белергә кирәк"

Бүгенге язмабыз герое – иң шәфкатьле, иң мәрхәмәтле һөнәр ияләренең берсе, шәфкать туташы булып эшләүче Зөбәрҗәт ханым.

Чал тарихлы, саф сулы чишмәләре челтерәп аккан, болыннарында кызарып хуш исле җиләк пешкән Алабуга якларыннан ул үзе. Иске Юраш авылында  әнисе Гөлҗәүһәр апа белән Әлфәт абыйның биш баласының иң өлкәне. Авыл җирендә шулай бит инде, өлкән бала әти-әнигә төп терәк-таяныч, ярдәмче. Зөбәрҗәт тә кечкенәдән үзенең өч энесен һәм бер сеңлекәшен караша, өй эшләрен дә башкарырга җитешә. Ә авылда эшнең бетәсе юк: я бакчасы, я печәне, я җиләге дигәндәй... Ә ул яктан кыз бик уңган, бөек Тукаебыз әйтмешли, күз ачып йомганчы ун литрлы чиләкне җиләк белән тутырып куя да, чәй эчеп бераз хәл алгач, икенче чиләген җыярга дип тагын болынга юнәлә. Мәрхәмәтле кыз бала, мәктәптә укыганда ук  өлкән яшьтәге авылдашларына ярдәм итеп, кирәк икән суын алып кайтып, кирәк икән идәнен юып, хәлләрен белешеп үсә. Шул кешегә ярдәмчеллеге, киң күңеллелеге аны Алабугадагы медицина училищесына алып килә.

Кыз баланы тырышып укырга, дип өйрәтеп торасы юк аны. Бигрәк тә һөнәрең кеше язмышы белән бәйле булганда. Туганнарында яшәгәндә уку белән беррәттән апасына ярдәм итергә дә өлгерә. Яшьлек һәм мәхәббәт... Бу ике сүз һәркайчан бер-берсенә юлдаш. Зөбәрҗәт тә студент елларында гомерлек пары – Дамиры белән очраша. Дус кызының абыйсы сеңлесенең хәлен белергә килгән чакларында чибәр кыздан күзен алмый, якыннанрак танышу җаен эзләп йөри. Бер күз карашы җитә ике яшь йөрәккә аңлашырга.

Тик кызның медицина училищесын тәмамлагач, кая кушалар – шунда эшкә барасы бар. Ә кулына “шәфкать туташы” дипломын алган Зөбәрҗәтне Казанга ук җибәрәләр. Анда бер ел бәби тудыру йортында эшләгәч, сөйгәненә кияүгә чыга. Тик Дамир – Түбән Камада, яраткан эше бар ә ул – Казанда. Яшь белгечне өч елы тулмыйча аны эшеннән җибәрәм дип торучы юк!

Авыл кызы гына димәгез, чаялыгы, кыюлыгы  җитәрлек була Зөбәрҗәт Әлфәт кызының. Министрлыкка ук барып, эшне аңлатып, хәленә керүләрен үтенә. Анда яшь парларның кавышуына каршы килмиләр, кулына эштән үз теләге белән китү хакындагы приказны биреп үк җибәрәләр. Сөйгәне, хәзер инде законлы ире янына кайтып, Түбән Камада балалар бакчасына шәфкать туташы булып урнаша. Безнең шәһәрдә хезмәт юлын ул вакыттагы бишенче балалар бакчасыннан башлый. 1982 ел була бу. Советлар Союзының гөрләп торган чагы. Эш кешесенең кадерен белгән заман. Шуңа күрәдер, башта “малосемейка”, аннан ике бүлмәле, бераз соңрак өч бүлмәле квартир алуга ирешәләр. 1983 елда уллары Динар, бүгенге көндә ТАИФта хезмәт куя, 1986 елда кызлары Диана – ул Росреестрда эшли дөньяга килә.

Тормыш шулай бит ул, матур гына барганда, бер чите кителергә дә күп сорамый. Зөбәрҗәтнең кыз һәм ир туганнары, ире Дамирның туганнары бер гаилә кебек үзара ярдәмләшеп, аралашып яшәгәндә һич көтелмәгән хәл килеп чыга. 1990 елда килендәше Гөлфәния апа бәби тапкач, рәтләнеп китә алмый, дөнья куя. Каны күп аккан килендәшенә беренчеләрдән булып, шактый күп канын да бирә Зөбәрҗәт. Тик Гөлфәнияне саклап калып булмый шул. Ә кечкенә сабый туып берничә көн үтүгә, әнисез кала. Илдар абыйның кулында 12 һәм 13 яшьлек ике бала бар инде. Яңа туган кызны ир кеше ничек карар?.. 

Шулвакыт Зөбәрҗәт сабыйны үзләренә алырга хәл итә. Ире Дамир да абыйсының кызын алуга биш куллап риза. Илдар да бит: “Зөбәрҗәт, бу баланы мин бары тик сиңа гына ышанып тапшыра алам” – дип, ышанычын белдерә.

Кызга әнисенә охшатып Гөлфия дип исем кушалар. Ике бала янында ятимлекне сизмичә, кимсенмичә үсә ул. Баккан әнисе Зөбәрҗәт апаны да әнисе кебек ярата,  бер мәртәбә дә күрми калган әнисе Гөлфәния апаны да истә тота, хәер-догасыннан калдырмый.

Зөбәрҗәт ханым инде менә ничә ел балалар бакчасында шәфкать туташы булып эшли. Аның да гаять җаваплы өлкәсендә, патронаж шәфкать туташы ул. Белмәсәгез, аңлатам, балалар бакчасында һәр баланың прививкалары өчен җаваплы кеше ул. Әти-әниләргә ясалачак привикаларның кирәклеген, мөһимлеген аңлатып, алардан ризалык алу бер эш булса,  әти-әниләр һәм тәрбиячеләр “тыңламасаң табиб апа укол кадый” дигән сүзләрне ишетеп торган балаларны куркытмыйча прививка ясау, үзе бер могҗиза. Әле алай гына да түгел, бакчага йөрүче һәр баланың кайчан, нинди прививка ясалырга тиешлеген дә исәптә һәм хәтердә тотучы ул.

Зөбәрҗәт һәм Дамир Фәссәхетдиновларның 2022 елда бергә яши башлауларына да 40 ел була.

“Иремә яратып чыктым. Еллар үтү белән мәхәббәт бетми, ул тагы да яхшы якка гына үзгәрә. Гомер барган саен бер-береңнең кадерен белеп, яшәүнең тәмен тоеп яшисең икән”, – ди Зөбәрҗәт ханым “рубин туй”лары якынлашканда. Аның сүзләре белән килешми мөмкин түгел. Ире гомер буе машина руле артында. Иртән иртүк чыгып киткән чаклары да, төн уртасы узгач кына кайтып кергән вакытлары да күп була. Хатын-кыз юкка чәпчемичә, сабырлык белән ирен каршы алганда, елмаеп озатып калганда гаиләдә үзара аңлашу һәм татулык яши.

Бүген Дамир абый һәм Зөбәрҗәт апа җиде оныкка кадерле дәү әни һәм дәү әти. Иң олы оныклары Аделина Гайнуллина гимназиядә генә укыса да, сәхнәдә тәүге адымнарын атлаучы, үзенең тамашачыларын булдырган, киләчәктә зур сәхнәләрдә җырларга хыялланган, яшь, җырчы кыз. Сеңлесе Динә, апасыннан күреп, шулай ук сәнгать юлыннан китмәкче. Скрипкада уйнарга өйрәнеп йөргән көннәре. Оныклары барысы да икенче гимназиядә белем ала. Әти-әниләренең, әби-бабайларының йөзләренә кызыллык китерми.

“Сөләйман пәйгамбәр балдагына бар да үтә, монысы да үтәр” дип язылган диләр. Әйе, тормыш бит ул гел актан гына тормый. Алай булса, яшәве дә кызык булмас иде. Ул шул каршылыклары белән, яшәүнең тәмен тоя белү белән кадерле” ди Зөбәрҗәт Әлфәт кызы.

Дөрес әйтә, авырлыклар килгәндә сабыр була белү, түземлек, мәрхәмәтлелек һәм үзара аңлашу булганда, гаиләдә мәхәббәт тә яши.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: