Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Матур эшләребез бар

Югары Чаллы авылында ике яңа котельныйга газ җибәрелде

Әлеге әһәмиятле вакыйга газлаштыру программасы һәм район җитәкчелеге ярдәме белән гамәлгә ашырылды.

Югары Чаллы авылында мәктәпне һәм мәдәният йортын җылылык белән тәэмин итәчәк блок-модульле котельныйларга газ җибәрү тантанасы булды. 

Әлеге әһәмиятле вакыйга газлаштыру программасы һәм район җитәкчелеге ярдәме белән гамәлгә ашырылды. Элек Югары Чаллы авылында эшләгән иске котельный шактый тузган иде. Шуңа бәйле рәвештә, былтыр яңа объектлар төзү турында карар кабул ителде. 

Хәзер Кызыл Чапчак авыл җирлегенең барлык торак пунктлары 100 процент зәңгәр ягулык белән тәэмин ителгән. Программа кысаларында Югары Чаллыда 400 метрдан артык озынлыктагы урта басымлы һәм 340 метр озынлыктагы түбән басымлы газүткәргеч салынган. Шулай ук газ көйләгеч шкаф пункты урнаштырылган. 

Бүген Югары Чаллы авылында 600 дән артык кеше яши. Мәктәпкә 50дән артык бала йөри. Тиздән мәктәп бинасына балалар бакчасы да күчәчәк.

Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев