Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Матур эшләребез бар

Интернат-мәктәп балалары НТР Кыш бабаеннан бүләкләр алдылар

«Кыш бабай бул» хәйрия акциясенең иң мөһим этабы бара.

НТР медиахолдингы Кыш бабае балаларны Яңа ел белән котлый башлады инде.

Бу юлы шәһәрлеләр җыйган бүләкләрне сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен Югары Чаллы интернат-мәктәбе тәрбияләнүчеләре алды. Уку йорты Түбән Кама районының Красная Кадка авылында урнашкан.

Бу очрашуны балалар түземсезлек белән көтеп алган. Алар иң яхшы киемнәрен киеп, күптән көтелгән бүләкләр алу өчен шигырьләр дә әзерләп куйган. Интернат-мәктәптә бөтен Түбән Кама районыннан мөмкинлекләре чикле балалар яши һәм укый.

Кыш бабай белән бергә балаларга кунакка 35 нче лицейның 10 нчы сыйныф укучылары килде. Аларның монда беренче генә килүләре түгел.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев