«Игелек кыл» төркеме «Балкыш»та спорт-күңел ачу бәйрәме оештырды
Чара «Татарстанда җәй» республика программасы кысаларында оештырылды.
«Игелек кыл» төркеме активистлары «Балкыш» үзәге балалары өчен бәйрәм оештырды. Алар өчен эстафеталар, бию конкурслары, фитнес дәресләре үткәрелде. Бәйрәмдә 50гә якын бала күтәренке кәеф алды.
«Игелек кыл» төркеме активистлары «Балкыш»ка еш килә, моннан тыш, табигатьтә өмәләр үткәрәләр, яшүсмерләр клубларыннан балаларны экологик акцияләргә җәлеп итәләр, шулай итеп аларны әйләнә-тирә мохитнең чисталыгы мәсьәләләре белән таныштыралар.
Чара «Татарстанда җәй» республика программасы кысаларында оештырылды.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев