Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Матур эшләребез бар

Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин Түбән Кама халкын Донбасстан күченеп килергә мәҗбүр булган балалар өчен китаплар җыю акциясендә катнашырга чакыра

Бу хакта ул үзенең телеграмм каналында хәбәр итә.

Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин Түбән Кама халкын “Китаплар-Донбасска” дип исемләнгән Бөтенроссия хәйрия акциясенә кушылырга чакыра.

"Китаплар – тормыш өчен кирәкле әйберләр исемлегенә кермәсә дә, алар шәхесне үстерү, укыту өчен мөһим. Балалар әкиятләрне яратырга һәм аларга ышанырга, туган телдә укырга һәм бөек рус язучылары белән танышу мөмкинлегенә ия булырга тиеш», - дип билгеләде Айдар Метшин.

Китаплар 8.00-17.00 сәгатьләрдә Түбән Каманың Студентлар урамындагы 9 нчы йортта урнашкан «Бердәм Россия»нең  иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә кабул ителә. Җыю 11 апрельдә тәмамлана.

Китаплар hәм гуманитар ярдәм илнең төрле төбәкләрендә урнашкан Донбасс  качаклары өчен вакытлыча урнаштыру урыннарына hәм, шулай ук, ДНР һәм ЛНР китапханәләренә озатылачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев