Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Матур эшләребез бар

Аксакаллар хәрәкәттә

Түбән Кама шәһәре һәм районының Аксакаллар шурасы тиздән үзенең 25 еллык юбилеен билгеләп үтәргә җыена. Һәм шул уңайдан, чираттагы “Аксакаллар хәрәкәттә” дигән китабыбыз дөнья күрде.

Безнең Шура үзенең Уставын кабул итеп, тиешле органнарда ризалыгын алган, республикабызда актив эш алып баручы бердәнбер аксакаллар оешмасы.  Бездән үрнәк һәм ярдәм алып, башка районнарда да аксакаллар шуралары актив эшчәнлек башлап җибәрде. Бу өлкәдә аларга республикабызның Аксакаллары шурасы рәисенең урынбасары Зирәк Шиһапов ярдәм кулы сузды.

20 елдан артык чорда бик күп файдалы эшләр башкарылды һәм берничә рәис алышынды. Аларның һәркайсы үзләренең белемнәрен, сәләтләрен җигеп, бик күп файдалы эш башкардылар.

2019 елдан Аксакаллар шурасы рәисе итеп, “Нефтехим” берләшмәсендә цех җитәкчесе булып эшләгән, бездән шактый яшь Васил Камалов сайланды. Ул яшьләргә хас энтузиазм белән эшкә кереште, кыска вакыт эчендә үзен бу вазыйфаны башкара алуын күрсәтте. Чираттагы китабыбызны чыгару идеясе дә аныкы булып, ярдәм итәргә Россия журналистлары берлеге  әгъзасы Фәрит Вагыйзов алынды. Ә миңа язмаларны барлау, тәртипкә китерү йөкләнде. Китапны шәһәребезнең 55 еллык юбилеена чыгарып җитештерергә бик теләсәк тә, бераз соңардык. Һәм менә Яңа елга берничә сәгать кала “Аксакаллар хәрәкәттә” дигән китабыбыз Түбән Камага кайтып җитте. Альманах шәһәребезнең элеккеге җитәкчесе, хәзерге вакытта Россия Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшинның  Аксакаллар Шурасы эшчәнлегенә биргән бәясе белән ачылып китә. Шулай ук китапта “Нефтехим” берләшмәсе генераль директорының җәмәгатьчелек  белән элемтәләр буенча ярдәмчесе Эльвира Долотказина, Түбән Кама  муниципаль районының татар телен һәм милли мәдәниятне саклау буенча берләштерү киңәшмәсе рәисе Хәмзә Баһмановның җылы сүзләре урын алган.

Китап берничә бүлектән тора. Төп максат – аксакалларыбызның тормыш юлын тасвирлаган язмалар булып, алар белән беррәттән әдәби әсәрләр, фотосурәтләргә дә зур урын бирелде. “Аксакаллар хәрәкәттә” китабы үз укучысын табар дип ышанып калабыз.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X