Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Матур эшләребез бар

2023 елда шәhәрдә җәяүлеләр зоналарын төзекләндерү дәвам итәчәк

Киләсе елда Түбән Камада ишегалларындагы җәяүлеләр зоналарын һәм тротуарларны ремонтлау планлаштырыла.

Сүз «Безнең ишегалды» республика программасына кермәгән участоклар турында бара.

Быел Түбән Кама районында юл төзелешенә 2 млрд. сум тирәсе акча бүлеп бирелгән. Финанслау күләме республика ярдәме белән арттырылган.

Әмма юл хуҗалыгын тәртипкә китерү өчен акча күбрәк кирәк булачак. Киләсе елга шәһәр хакимияте юл фондын тротуарларны төзекләндерү өчен максималь рәвештә файдаланырга планлаштыра.

«Бездә квартал hәм ишегалды юллары күп, аларны тәртипкә китерергә кирәк. "Безнең ишегалды" программасы җитди ярдәм күрсәтә, әмма күп юллар программадан читтә кала. Шуңа күрә киләсе елга бу акчаларны максималь рәвештә җәяүлеләр киңлекләре өчен файдаланырга кирәк", - дип билгеләп үткән Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев