Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәни учак

Туган як табигате — илһам чыганагы

«Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзасы Галимҗан Галимулла улы Нәбиуллин — гомер юлын, һөнәрен төзүче-инженер буларак сайлаган кеше — ничек итеп әдәбиятка килде икән?

Әдәбиятка, сәнгатькә мәхәббәт уятучылар аның әтисе белән әнисе булгандыр, мөгаен. 

Балачак. Кем генә үзенең якты, кояшлы балачагын сагынмый икән?! Еллар узган саен ул сагыну көчәя генә, кеше кабат-кабат уйларында матур, якты балачак, үсмер елларына кайта, туган як сукмакларын, дусларын барлый.
Морт авылы — туган авылым,
Яраткан Акай тавым. 
Бала чагымны сагынып 
Мин сиңа кайттым тагын, 

— дип яза «Авылым таңнары» китабы авторы Галимҗан Нәбиуллин. 

Чыннан да, Галимҗанга әдәбиятка, сәнгатькә мәхәббәт кечкенәдән килә. Әнисе балаларына Тукай шигырьләрен сөйләгән, әтисе Галимулла скрипкада үзлектән өйрәнеп, уйнау гына түгел, скрипкаларны үзе ясаган. Биш кыздан соң улы тууын ишеткән әти сөенеченнән авыл урамнарында төне буе скрипкада уйнап таңны каршылый. 

Мәктәп елларында Галимҗан шахмат белән мавыга, шахмат уеннары буенча бәйгеләрдә беренче призлы урыннарны ала. Шул ук вакытта әти-әнисе аны хезмәткә өйрәтеп үстерәләр. Яшьтән эшләп үсә Галимҗан — җәйге каникул вакытларында кирпеч заводында эшли.

Мәктәпне тәмамлагач, ул Түбән Камага килеп, шәһәрнең 46 нчы көллиятенә укырга керә, анда монтажчы һөнәрен үзләштерә. Аннан Казахстанның Тимертау шәһәрендә эшли. 1971 елда армия хезмәтеннән соң кабат Түбән Камага кайтып урнашу хыялын тормышка ашыра — «Нефтехим» берләшмәсендә эшли башлый һәм нефть химиясе техникумының кичке бүлегендә укый. «Белемле меңне егар» дигән әйтемне истә тотып, югары белем алуга да ирешә Галимҗан — 1982 елда Казанның төзүче инженерлар институтын тәмамлый. Максатчан шәхес слесарь буларак башланган хезмәт юлында цех механигы, мастер, ТЭЦ — 2 дә цех начальнигы урынбасарына кадәр үсеп, лаеклы ялга чыга. 

Лаеклы ялда Галимҗан абыйның «икенче сулышы» ачыла — ул яза башлый, спорт белән дуслаша, башка яраткан шөгыльләренә дә вакыт таба. 2013 елда "Кама таңнары«на килә. Берләшмәгә килүенең этәргече — бервакыт урманда чаңгы шуганда язучылар Нурулла Гаптуллин белән Никифор Тукмачевны очрата ул һәм аларны фотога төшерә. Ә тиздән «Туган як» газетасында Галимҗан абыйның матур мәкаләсе һәм урманда төшерелгән фото басылып чыга. Шул вакыттан башлап, Нурулла абый белән Никифор абый чакыруы буенча, Галимҗан абый әдәби берләшмәгә йөри башлый. Анда ул каләмен шомарта. 

Берничә елдан Галимҗан Нәбиуллиннның «Авылым таңнары» исемле китабы дөнья күрә. Анда үзенең һәм дусларының шигырьләре, авторның хикәяләре урын алган. «Урман әбиләре» хикәясендә авыл әбиләре аерым бер җылылык белән, яратып тасвирлана. Алар — гади, җитез, зирәк, акыллы, шаян, хәйләкәр. Хикәяләрдә авыл һәм аның искиткеч гүзәл табигате авторның мәхәббәт хисләре белән сугарылган. Әсәрләрне укыганда, аларның геройлары белән бергә яши башлыйсың, туган авылы Мортта (Алабуга районы) кырык көмеш чишмә чылтыравын ишетәсең, яшел хәтфә болыннарын гизәсең, авылның саф һавасын сулыйсың, урманда җиләк, гөмбә җыясың, табигатьнең матурлыгына сокланасың, хәтта су астына чумып балык тоту серләренә төшенәсең.

Галимҗан абыйның уңышларында гаиләсенең өлеше зур. Алар тормыш иптәше Тахилә белән кызлары Зөлфияне тәрбияләп үстерәләр. Дәвамчылары булып ике оныклары үсеп килә. 

Галимҗан Галимулла улының бу көннәрдә олы юбилее. Каләмдәшебезгә иҗади уңышлар юлдаш булсын, яңа әсәрләр туып торсын, илһам чыганагы саекмасын дигән теләктә калабыз.

Рушания Габбасова, педагог-ветеран, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзасы
Фото шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев