Түбән Каманың «След» отряды волонтерлары «Кыш бабай бул!» акциясендә катнашты
Әлеге акциядә отряд ел саен катнаша.
НТР редакциясе башлап җибәргән «Кыш бабай бул!» хәйрия акциясенең чираттагы катнашучылары — «След» ирекле эзләү-коткару отряды вәкилләре булды. Балалар өчен алар 12 комплект бүләк җыелмасы алып килгән.
Әлеге акциядә отряд ел саен теләп катнаша.
Аларга шулай ук Түбән Кама Студентлар лигасы рәисе Максим Романов та кушылды. Ул да тәм-томнар җыелмасы китерде. Шул рәвешле, НТРның Кыш бабай склады тулылана бара. Тиздән кыш бабай аларны балаларга тапшырачак.
Сез дә килегез! Без сезне Химиклар проспекты, 64а адресы буенча көтәбез.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев