НКНХ хезмәткәрләре «Кыш бабай бул!» акциясендә катнашты
Алар тәм-том җыелмалары һәм төрле уенчыклар алып килде.
НТР медиахолдингы «Кыш бабай бул!» акциясе кысаларында бүләкләр кабул итүне дәвам итә. Бүген Кыш бабайның склады «Түбән Кама Нефтехим» хезмәткәрләре алып килгән бүләкләр белән тулыланды.
Алар тәм-том җыелмалары һәм төрле уенчыклар алып килде.
«Бу акциядә без инде дүртенче ел рәттән катнашабыз. Бөтен коллектив белән җыелабыз һәм балаларга ярдәм итәбез. Алар бит могҗизага ышана, аны көтә. Яңа елда бәхет, сәламәтлек, иң мөһиме, аларның хыяллары тормышка ашсын һәм баш өстендә тыныч күк йөзе булсын», — дип теләде слесарь-ремонтчы Айрат Садыйков.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев