Яшь армиячеләр һәм 1 нче гимназия укучылары «Кыш бабай бул!» акциясендә катнашты
Укучы балалар ел саен әлеге акциядә катнаша.
«Кыш бабай бул!» акциясе кысаларында китерелгән бүләкләр саны арта бара. Бүген беренче гимназия укучылары да чыршы астына бүләкләр китерде. Алар бу акциядә ел саен катнаша. Бу юлы алар 20 тартма бүләк алып килгән.
«Барлык балаларда да бәйрәм булырга тиеш. Шуңа күрә без бу акциядә катнашырга булдык. Кыш бабай балаларга таратсын өчен без 20 тартма бүләк китердек», — дип уртаклашты 1 нче гимназия укучысы Дауд Хәйбуллин.
27 нче мәктәп укучылары да Кыш бабайга ярдәм итәргә теләк белдерде. Яшь армиячеләр отряды татлы бүләкләр, буяулар, уенчыклар сатып алды. Отряд составында 80нән артык кеше. Алар барысы да бу чарада бик теләп катнаша һәм Кыш Бабайга мөмкин кадәр күбрәк балаларны бәхетле итәргә булышалар.
«Без — 27 нче мәктәп яшь армиячеләре — ел саен бу могҗизалы акциядә катнашабыз, балаларның сәламәт һәм бәхетле булуын телибез», — дип билгеләп үтте яшь армияче Андрей Мельников.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев